МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Часы науки. 09.01.2025

Часы науки.
Цветы лотоса.
Вырежьте из цветной бумаги цветы с длинными лепестками. При помощи карандаша закрутите лепестки к центру. А теперь опустите разноцветные лотосы на воду, налитую в таз. Буквально на ваших глазах лепестки цветов начнут распускаться.Это происходит потому, что бумага намокает, становится постепенно тяжелее и лепестки раскрываются. -
Китаплар иленә сәяхәт. 08.01.2025

Кышкы ялларда Айгизә вакытны бушка уздырмаган. Ул китапханәгә барып, төрле китаплар иленә сәяхәт итеп кайткан. Кызыклы әкиятләр, матур шигырьләр тыңлаган.
-
Балаларның кышкы яллары күңелле үтә. 08.01.2025

Нигамәтҗанов Раяз гаиләсе белән ялларын бик күңелле үткәрә. Матур урыннарны күреп, бизәлгән чыршылар, төрле сыннар янында истәлеккә фотоларга төшеп кайтканнар.
-
Күңелле уеннар - өстәл уеннары. 07.01.2025

Бакчабызда тәрбияләнүче Нигамәтҗанов Раяз ялларны файдалы итеп үткәрә. Бергәләп өстәл уеннары уйныйлар.
Балалар белән иң яратып уйнала торган уеннар-өстәл уеннары. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үз-үзен тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өстәл уеннары бала психикасына уңай йогынты ясый һәм балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, бергә күмәкләшеп уйнарга өйрәтә. -
Кышкы ялларны кызыклы, файдалы итеп үткәрәбез. 06.01.2025

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.





Кызларыбыз Гүзәл белән Ясминә бергәләп Кар бабай ясап куйганнар. Молодцы!


-
Саф һава - тәнгә дәва. 04.01.2025

Бакчада тәрбияләнүче кызларыбыз кышкы ялларда саф һавада уйнап, сәламәтлекләрен ныгыталар, организмнарын чыныктыралар. Кышкы табигатьне күзәтәләр.
-
Күңелле яллар. 03.01.2025

Яңа ел ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәбез. Минһаҗев Әхмәд абыйсы белән саф һавада уйный, чана шуа.





-
Яңа ел тәрәзәләре 02.01.2025

Яңа ел тәрәзәләре.
Бәйрәм вакытында бизәлгән тәрәзәләр ерактан ук матур булып, балкып торалар.





Тәрәзәләрен матур итеп бизәүче - Нигамәтҗанов Раяз. -
Яңа ел белән! 01.01.2025

Аклык-сафлыкка төренгән, энҗе-мәрҗәнгә күмелгән, шатлык-бәхеттән үрелгән Яңа ел белән котлыйбыз!
Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, эшләрегез һәрвакыт уң булсын.
Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын. -
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 31.12.2024

Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар телибез. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Йортларыгызда иминлек, бәрәкәт булсын, гаилә бәхетегез сүнмәсен, гел балкып торсын.
Яңа ел бит ул могҗиза, Яңа ел - тылсым.
Яңа елда һәр кылган эш бәхеткә булсын!
Карлар белән бергә җанга ак өмет иңсен.
Яңа елда бар җиһанны тынычлык төрсен!









