Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Ярминкә 13.04.2021

- Укытучылар һәм укучылар коллективы "Бөтендөнья сәламәтлек көне"нә багышланган флешмобка бик теләп кушылдылар. 07.04.2021
-
Шигырь конкурсы 03.04.2021

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә туган тел һәм әдәбиятынын пропагандалау максатыннан, 2021 нче елның март аенда Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә районкүләм “Туган телем - иркә гөлем” дип исемләнгән шигырь иҗат итүчеләр бәйгесе үткәрелде. Конкурсның төп максаты:
- татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү;
- укучыларда әдәбият, сәнгать, иҗатка кызыксыу уяту;
- әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне ачыклау;
Бәйгегә җибәрелгән эшләр ике яшь категориясенә бүленеп каралды.
1-4 сыйныф укучылары өчен ”Балачак дөньясы”, 5-7 сыйныф укучыларына “Туган телем - иркә гөлем” темасы. Барлыгы 84 эш тәкьдим ителде. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
-
1 нче апрель - кошлар көне
01.04.2021
Төннәрен салкын булса да, табигатьтә җанлану сизелә. Кояш җылы нурларын сибә, кошлар сайравы ишетелә. Табигатьнең уянуы белән 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Кошлар – канатлы дусларыбыз“ дип исемләнгән чара узды. Кошларның сайрауларын аера белү буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Гафетдинова Э.Д. кошларның төрләре, яшәү рәвешләре турында кызыклы мәгълүмат җиткерде.
-
Котлыйбыз! 22.03.2021

Беренчел профсоюз оешмалары арасында оештырылган волейбол ярышында командабыз з нче урынны яулады.Котлыйбыз! Команда кызларына киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Нәүрүз бәйрәме 20.03.2021

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Ул көннәрдә бәйрәмнәр , төрле ярышлар үткәрү, тәмле сыйлардан авыз итү –борынгыдан килгән матур гадәт санала. Безнең мәктәбебездә ел саен Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да, 20 нче март көнне мәктәбебездә “Хуш киләсең, Нәүрүз!” исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучыларыбыз Нәүрүз әйтү йоласын башкардылар, язга багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, халкыбызның борынгыдан килгән уеннарын уйнадылар. Икенче өлеше күңелле уеннар белән ачык һавада дәвам итте. Бәйрәмнән яхшы кәеф алып, күтәренке күңел белән, укучыларыбыз язгы каникулларга таралышты.
-
"Сез - безнең горурлыгыбыз! Без сезнең белән горурланабыз!". 09.03.2021

Мәктәбебез коллективы тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле гүзәл затларыбыз! 08.03.2021

Язның әлеге беренче бәйрәме – җир йөзендәге иң якты, иң изге бәйрәм. Бүген иң изге теләкләрне кабул итегез, һәрберегезгә якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Һәр хатын-кыз иң ягымлы, иң җылы сүзләргә лаек.. Кадерле хатын-кызларыбыз, сездәге илаһи гүзәллек,
нәфислек, ягымлылык дөньяны һәрвакыт җылытып торсын иде. -
Бүген бездә аулак өй! 06.03.2021

-
Чаңгы ярышы 05.03.2021

Мәктәп командасы Ф. Гарәфиев призына Арча районы беренчелегенә үткән чаңгы ярышында 4 урынны яулады. Котлыйбыз!










