муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кыргый хайваннар 01.02.2016

Уртанчылар төркеме балалары белән хайваннар тормышын үзебез ясаган куяннар ярдәмендә өйрәндек. Кышкы салкын көннәрдә кыргый хайваннарга бик авыр икәнлеген аңладык та, без куяннарыбызны үзебезнең җылы бакчабызда калдырырга уйладык. Аларга безнең белән бик күңелле булыр.
-
Кечкенәләр төркемендә иҗат эшләре 29.01.2016

Бу безнең кулларыбыз без аны матур итеп буяп бизәдек, узебезгә охшатып күзләрен авызын куйдык.
-
Иртәнге әңгәмәләр файдалы үтә 28.01.2016

Иртәнге әңгәмә вакытында юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатлап торабыз. Чөнки кыш көне авыл урамнары тарая, юлда аеруча игътибарлы булу сорала. Балалар кече яшьтән үк транспорт чараларының файдалы һәм зыянлы якларын белеп үсәргә тиеш. Без бүген үзебез яраткан транспорт төрен ясадык.
-
Әти-әниләр өчен 27.01.2016 Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.

-
Грипптан сакланыгыз! 26.01.2016

Салкыннар җитү белән йогышлы авырулар арасында төп урынны алып торган кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны кискен арта. Авыруларның 12-15%ы гриппка туры килә, авыручыларның яртысы диярлек балалар.
Грипп ничек йога?
Грипп инфекциясе чыганагы – авыру кеше, өч-биш көн дәвамында ул бигрәк тә куркыныч. Гриппның күпләп таралуына аның җиңелчә формалары белән авыручылар, бигрәк тә үзләренең сәламәтлегенә генә түгел, башкаларга йоктыруга да битараф караучы кешеләр сәбәпче була. Вирус йөткергәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә берничә метрга тарала. Һавада ул берничә сәгать саклана. Авыру өйдә кулланылышта булган әйберләр, соска, уенчыклар, киемнәр аша да йогарга мөмкин. Грипп кичергәннән соң авыру китереп чыгарган вируска нык иммунитет барлыкка килә. Икенче тапкыр авыруга яңа төрдәге грипп вирусы сәбәпче була.
Грипп белән авырганда нишләргә?
Өйдә булырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Диагнозны нәкъ менә ул куярга һәм сезгә туры килә торган дәвалауны билгеләргә тиеш. Дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә: даруларны тиешле вакытында эчәргә, ятып торырга, чөнки авыру вакытында йөрәк-кан тамырларында, организмның саклану һәм башка системаларында киеренкелек арта.
Кайнар чәй, нарат җиләше, мүк җиләге сыгынтылары, селтеле минераль сулар (сөт белән Боржоми һ.б.) – сыеклыкны күп эчәргә. Халык медицинасы чаралары – гөлҗимеш, балан белән юкә чәчәге, бал белән кура җиләге, прополис, ак чыршы мае, бал белән сарымсакның да файдасы күп. -
Әкиятләр яратабыз 25.01.2016

Матур әдәбият белән танышу шөгылендә "Төлке белән Карга" әкиятен укыдык. Ә аннары бергәләшеп мультфильмын карадык. Үз күзләребез белән күргән мультфильм геройларын рәсем итеп ясадык. Балалар краска белән буяуны бик яраталар, чиста һәм пөхтә эшләргә тырышалар.
-
Саф һавада - физкультура 22.01.2016

Озын каникуллардан соң саф һавада физкультура дәресен балалар бик сагынганнар. Без бүген колоннага тезелү, санау күнекмәләрен, урында атлауны кабатладык. Аннары "Кем тизрәк?" дигән уен уйнадык.
-
Зоопаркта кунакта 21.01.2016

Без буген зоопаркта кунакта булдык. Андагы җәнлекләр белән таныштык аларның исемнәрен өйрәндек тышкы кыяфәтләрен карадык!
-
Аппликация үрнәкләре белән танышабыз 20.01.2016

Кисеп ябыштыру шөгылыен балалар көтеп алалар. Үрнәк буенча кисеп алып, тигез итеп кисеп ябыштыру балаларның уйлау дәрәҗәсен үстерә. Үз кулыбыз белән кисеп бүләк ясап, без бакчадагы дусларыбызны һәм әти-әниләребезне сөендерәбез.
-
2 нче кечкенәләр төркемендә уен-сәяхәт:"Без юлда" 18.01.2016

Шәһәргә барган саен
Күрәбез светофорлар.
Юлдагы һәр кешене кисәтә аларКызыл утта син тукта!Сары утта бул әзер!Яшел ут: киттек хәзер!



