муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру шөгыле:Мин шофер! 11.02.2016

Без бүген йөк машинасы белән таныштык. Шоферлар булып та уйнадык.
-
"Килер буынннарга мирас булып, синең эзең калган бу якта" 10.02.2016 Балаларның Тукай турындагы белемнәрен үстерү максатыннан "Килер буынннарга мирас булып, синең эзең калган бу якта" исеме астында Тукай почмагы булдырылды. Әти-әниләр арасында сөекле Тукаебызның әсәрләрен тагын бер кат искә төшерү максатыннан конкурс игълан ителгән иде. Бу почмак көннән-көн тулылана. Әти-әниләребез бу конкурста теләп катнашалар. Менә нинди оста куллы алар, рәхмәт Сезгә!

-
Күңелле безнең бакчада 09.02.2016 "Әле ярый бүген яраткан бакчама килгәнмен. Менә никадәр дусларым бар минем. Күмәк уеннар шундый кызык"-диләр нәниләребез. Саф һавада күзәтүләр белән беррәттән без күмәк уеннарда уйныйбыз. Бүген "Әби-әби, чиш" уенын уйнадык.

-
Без Тукай оныклары 08.02.2016 Тукай иҗаты белән танышуны даими алып барабыз. Без бүген Кәҗә белән Сарык әкиятен карадык. Аннары әкиятне үзебез аңлаганча сөйләдек. Әкият геройлары булып уйнадык.Бакчабызда "Сөйкемле Шүрәле" конкурсы да бара

-
Укытучыбыз бездә кунакта 08.02.2016 Бүген бакчабызга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танышу өчен башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Габдуллаҗановна килде. Ул балаларның һәр шөгыль буенча эшчәнлекләрен анализлады, аларның белем дәрәҗәсеннән канәгать икәнлеген белдерде. Балалар да Ләйсән апаларын бик ошаттылар. Хәзер түземсезлек белән 1 сентябрь җиткәнен көтәләр.

-
Юеш көннәрне зарыгып көттек. 05.02.2016 Каты салкыннардан соң урамда рәхәтләнеп уйныйбыз. Бүген бергәләшеп Кар бабайлар ясадык. Иртән өмә ясап эшләү турында сөйләшкән идек. Әтиләребез безгә нәни көрәкләр ясап бирделәр. Кемдер кар йомарлады, кемдер шул көрәкләр белән тигезләп торды. Өмә ясап эшләүнең күңелле дә, җиңел дә икәнлеген аңладык.

-
Ата-аналар җыелышы 05.02.2016 Буген бакчабызда ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта әти-әниләр бакча тормышындагы яңалыклар, үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре белән таныштылар,тәрбиячеләрнең чыгышларын тыңладылар.

-
Өмә ясадык 04.02.2016

Без ял иткән арада шаян җил уен мәйданчыгына агач ботаклары тараткан. Без бергәләп өмә ясадык, җыештырдык.
-
Рус телен өйрәнәбез 03.02.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән өстәмә эш дәфтәрләре ярдәмендә кышкы киемнәр белән танышабыз. Дәфтәрдәге биремнәрне үтәп без төсләрне аерырга, җөмлә төзергә дә өйрәнәбез.Эшебезне тәмамлагач, киемнәр кибетенә "экскурсиягә барачакбыз"
-
Биюләр өйрәнәбез 02.02.2016

Без бакчабызда балаларга төрле милләт халыкларының биюләрен өйрәтэбез.Бер-беребез белән дус тату яшәргэ кирәген кечкенәдән тошендерәбез



