Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафина Камиля Дилюсовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы атналыгы 30.09.2016

Бу атна дәвамында һәр группада балалар белән “Янгын чыкан очракта” дигән темага әңгәмәләр уздырылды, “Янгын сүндерүче” темасына һәр төркемдә рәсем ясалды, ата - аналар өчен стендка янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүматләр эленде,
Арча шәһәренең янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардык. Искиткеч күңелле, мавыктыргыч экскурсия булды.Башта безне бөтен бүлекләр белән таныштырдылар. Шуннан соң янгын сүндерү машинасының нинди өлешләрдән торуын һәм ничек эшләвен күрсәттеләр. Бу балалар өчен аеруча да күңелле булды. Янгын сүндерүчеләр үзләренең махсус киемнәре белән дә таныштырдылар, киенеп тә күрсәттеләр. Балаларга бик күп сораулар бирделәр, бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар.
-
Көзге паркта 30.09.2016
Рус теле тәрбиячесе Гөлназ Фоат кызы мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары белән көзге паркка экскурсиягә бардылар. Балалар белән берәмлектә көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп көз ел фасылының нинди матур булуына сокланып туя алмадылар. Балалар паркта төрле-төрле уеннар уйнадылар. Экскурсия балаларга бик ошады. -
27.09.2016
Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән“ балаларны һәрьяктан үстерелешле балалар бакчасы” нда тәҗрибә уртаклашу. -
“Шарларга төсле җепләр”. 26.09.2016
Нәфис-нәфасәти тәрбия.Тема: “Шарларга төсле җепләр”.П.э.: балаларны фломастерлар белән эшләргә өйрәтү (каты басмыйча, җиңелчә генә). Төсләрне ныгыту, кызыксынучанлыкны үстерү, пөхтәлекне булдыру. -
“Вазада көзге яфраклар бәйләме” 23.09.2016
Нәфис-нәфасәти үсеш (кисеп ябыштыру).Тема: “Вазада көзге яфраклар бәйләме”.П.э.: балаларны симметрияле формалар кисүнең яңа ысулы белән таныштыру. Эшләү барышында төрле материалларны яраштыру (кәгаз һәм табигый материалларны) күнекмәсен ныгыту. Көзге төсләр гүзәллеген күреп соклану хисен тәрбияләү. -
“Алтын көз” 22.09.2016
Нәфис-нәфасәти үсеш (рәсем ясау).Тема: “Алтын көз”.П.э.: “Алтын көз” темасына рәсем сүрәтләргә өйрәтү. Төрле төстәге тоннарын кулланып, төрле агачлар рәсемнәрен ясауны ныгыту. Пумала белән төрле ысулларны куланып ясау. Рәсемн альбомның бөтен урынына урнаштырырга өйрәтү (өскәрәк, аскарак, сулга, уңгарак). -
“Көнбагышлар” 21.09.2016
Нәфисәти усеш. Рәсем ясау.Тема: “Көнбагышлар”П.э.: сары таҗ яфракчыкларының төрле төсмерләрен, орлыклар белән тулы үзәгенең көрән, кара, соры төсләрен рәсемдә күрсәткәндә, балаларда төс тою сәләтен, нәфасәти кабул итүне үстерү. -
“Зур һәм кечкенә туплар” 20.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (кисеп-ябыштыру).
Тема: “Зур һәм кечкенә туплар”
Максат: келәйле пумала белән дөрес итеп сыларга, киселгән түгәрәкләрне дөрес итеп ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.Салфетка белән дөрес эшләргә өйрәтүне давәм итү.
-
“Түбәтәй” 19.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (рәсем).
Тема: “Түбәтәй”
Пр.эчтәлеге: декоратив-гамәли сәнгать предметлары белән таныштыруны дәвам итү. Бизәк элементларын сайлап, аларны дөрес урнаштырып, татар ир-егетләрнең милли баш киемен бизәргә, түгәрәк эченә рәсем төшерергә өйрәтү.
-
“Шакмак эчендә декоратив компазиция ясау” 18.09.2016

Нәфис-нәфасәфи усеш (рәсем).
Тема: “Шакмак эчендә декоратив компазиция ясау”
Пр.эчтәлеге: яфрак, чәчәк бизәкләре кулланып шакмак эчендә декоратив компазиция ясауны ныгыту. Пумала белән төрле ысуллар кулланып ясауны шөгелләтү. Дөрес төсләрне кулланырга өйрәтү. Балаларның эстетик хисен, фикерләүләрен үстерү. Мөстәкыйль, актив эшләү, тәрбияләү.











