Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Гордимся Вами, защитники Отечества 14.04.2012

"Гордимся Вами, защитники Отечества" республика конкурсының
район этабында безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады.
Укучылар арасында патриотик тәрбия бирүдә мондый конкурслар зур
әһәмияткә ия.
-
Ата-аналар җыелышы 12.04.2012

-
Аҗаган - хәрби-патриотик уен. 13.03.2012

Мәктәп күләмендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. 5-11 нче сыйныф
укучылары төрле этапларда көч сынашты. Строй күнегүләре, патриотик җыр башкару,
турникта тартылу, автомат сүтеп-җыю, эстафета - уен этаплары күптөрле һәм кызыклы иде.
Учакта аш пешерү укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 сыйныф укучылапы -1, 9 сыйныф укучылары - 2, 10 сыйныф укучылары -3 урынга лаек булды.
-
8 март - Яз бәйрәме. 07.03.2012

Бүген Борнаш урта мәктәбендә тәүге яз бәйрәме - 8 март - Халыкара
хатын-кызлар көненә багышланган кичә булды. Бәйрәмнең төп оештыручылары -
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Альбина Фәргать кызы . Бу бәйрәмдә
укучылар кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Гарифуллин Марат һәм
Гыйлметдинова Язилә үзләренең матур җырларын башкардылар. Бәйрәм
күңелле рухта үтте.
-
Чаңгы ярышлары 06.03.2012

Аграр колледж базасында РОО призына чаңгы ярышлары үтте.
Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган иде.
Ярышның беренче этабында мәктәп укучылары көч сынашты.
Безнең мәктәп командасы 4 нче урынга лаек булды. Икенче
этапта мәктәп директорлары ярышты. Директорыбыз Д.Х.Вилданова
хатын-кыз җитәкчеләр арасында икенче урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
- Турнир "Говори достойно!" 01.03.2012
-
"Культурно-спортивная догоняйка" 25.02.2012

"Зөя" стационар-сәламәтләндерү лагерында спорт-культура уеннары узды.
Безнең мәктәптән физик культура укытучысы Илфат Газиевич Сөләйманов
җитәкчелегендәге биш кешелек команда катнашты һәм район буенча 4
нче урынга лаек булды.
-
Йолдызлык
15.02.2012
Мәктәптә Республикакүләм "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә ныклы әзерлек бара. Укучыларны мәртәбәле конкурска тәрбия завучы Фирдәвес Искәндәр кызы һәм инглиз теле укытучысы Гүзәл Вафа кызы әзерли. Мәктәп укучылары бу конкурста "Конферансье", "Күмәк бию" һәм җыр номинацияләрендә катнашачак. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Ел укытучысы 2012
13.02.2012
Бүген безнең мәктәптә "Ел укытучысы-2012" конкурсының 1 этабы узды. Барлык укытучылар да бу конкурска ныклап әзерләнде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Ахметшин, район мәгариф бүлегеннән Д.А.Галиакберова, Г.С.Фатыховалар катнашты. Ачык дәресләр, укытучыларның портфолиоларын караганнан соң, мәктәп туры җиңүчесе итеп башлангыч класс укытучысы Тахавиева Э.М. танылды.
-
Юллар имин, хәвефсез булсын! 27.01.2012

Бүген мәктәптә район күләмендә "Светофор иленә сәяхәт" исемле сәхнәләштерелгән уку-өйрәнү дәресе үтте.






