Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Без өмәдә
13.04.2013
Апас муниципаль район башлыгы Рәшит Нәҗипович Заһидуллинның 29 март 2013 ел 7-р номеры астындагы "Апас муниципаль районында санитар- экологик икеайлык" дигән боерык игълан ителде. Шушы айлык кысаларында, Борнаш урта мәктәбе коллективы шимбә өмәсенә чыкты. Өмә барышында мәктәпнең тирә-юне чүп-чардан арындырылды, бордюрлар агартылды.
-
Бездә физкультура укытучылары семинары 10.04.2013

Бүген мәктәбебез райондагы барлык физкультура укытучыларын каршы алды. Бу семинарда район мәгариф бүлеге методисты Ахметсафина Гөлшат Азатовна катнашты. Семинар киңәшмә 10 сыйныфларда ачык физкультура дәресе белән башланып китте, бу дәресне физкультура укытучысы Сөләйманов Илфат күрсәтте. "Виват, Универсиада!"исеме астында класстан тыш чараны физкультура укытучысы Хайруллин Айдар үткәрде. Соңыннан түгәрәк өстәл артынла укытучылар фикер алыштылар. Семинар- киңәшмә чәй өстәле артында тәмамланды
-
республикакүләм семинар- киңәшмәдә катнаштык 04.04.2013

Кама Тамагы районы Тинки урта мәктәбе базасында республикакүләм семинар- киңәшмә уздырылды. Ул "Обеспечение преемственности методов, средств, содержания обучения становления личности в школьном и вузовском образованиии" темасы астында узды. Биредә Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Югары Ослан районыннан килгән мәктәп җитәкчеләре һәм рус теле, химия укытучылары катнашты. Семинар киңәшмәгә КНИТУ дан килгән өлкән укытучылар, профессорлар катнашты. Алар мастер- класс тәкъдим итте, ачык дәресләрдә катнашты. Соңыннан сөйләшүләр түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Бу семинар- киңәшмәдә безнең мәктәп директоры Д.Х.Вилдановада катнашты.
-
Илүзәнең уңышы 04.03.2013

5 укучысы Зәйнуллина Илүзә , тарихи-мәдәни мирас елына багышлап,1-2 март көннәрендә Казан шәһәрендә үткәрелгән VIII Республикакүләм “Дулкыннар”бәйгесенең ”Нәфис сүз”номинациясендә “Зөһрә йолдыз” әкиятен сөйләп II дәрәҗә дипломга лаек булды (җит.Бикмурзина)
-
Марат Валиуллин призына хоккей ярышы 23.02.2013

Укучыларны спортка тарту, буш вакытларын файдалы уздыру, хоккей белән кызыксынуларын арттыру максатыннан һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Борнаш хоккей тартмачыгында районкүләм хоккей ярышлары узды. Борнаш авылы егете, “Алтай” сәүдә йорты генераль директоры Марат Вәлиуллин кубогына узган тәүге ярышта командалар теләп катнашты. Шулай ук тамаша кылырга килүчеләр арасында да олысын да, кечесен дә очратырга мөмкин иде. Ярыш барышы белән Рәшид Заһидуллин да якыннан танышты. Уен бик кискен барды. Нәтиҗәдә Марат Вәлиуллин кубогы туган мәктәбендә – борнашлыларда калды. II урынны – Йомралы, III урынны – Каратун мәктәбе җыелма командалары бүлеште. Иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде. Иң яхшы саклаучы – Йомралы командасыннан Булат Сабиров, иң яхшы һөҗүмче – Борнаш командасыннан Азат Сәлимуллин, иң яхшы капкачы – Риназ Шәйхетдинов (Борнаш).
Иганәче бүләкләр һәм ашату чыгымнарын үз өстенә алды. Борнаш урта мәктәбендә кайнар, тәмле ризык әзерләнде, пешекчеләр барлык спортчыларны һәм кунакларны да тәмле ризыклар белән сыйладылар.
-
Фестиваль "Дулкыннар" 13.02.2013

-
"Татар егете", "Татар кызы" конкурслары 13.02.2013

-
Директорлар киңәшмәсе 13.02.2013

-
Мәктәп шугалагы буш тормый 13.02.2013

-
"Россия чаңгы юллары - 2013" 13.02.2013







