Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Студентлар белән очрашу 25.01.2014

Студентлар белән истәлекле очрашу булып узды. Элеккеге укучыларыбызга укытучылар , дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Югары класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды 16.01.2014

"Минем балам һәм аның дуслары " дигән темага үткәрелгән ата-аналар җыелышында участок инспекторы Хайрутдинов Р.В. һәм Җирле үзидарә башлыгы Камалиева Н.М. да катнашты
-
Борнаш мәктәбендә зона ярышлары.
08.01.2014
Бүген мәктәптә район башлыгы призына милли көрәш буенча зона ярышы булып узды. Монда Буа , Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан килгән егетләр бил алыштылар. Бу көрәштә Апас егетләре беренчелекне бирмәде. Район башлыгы җиңүчеләргә тәкә һәм телевизор тапшырды.
-
Борнашта хоккей ярышлары
08.01.2014
Бүген район башлыгы призына хоккей ярышы узды. Дүрт команда арасында безнең мәктәп командасы беренчелекне алды. Җиңү кубогы Борнаш мәктәбендә калды.
-
Хоккей сезоны ачылды
06.01.2014
Район үзәгендәге "Алтын алка " боз сараенда хоккей сезоны ачылуга багышланган ярышлар булып узды. Безнең мәктәп командасы 2 урынга лаек булды. Молодцы егетләр!
-
Кышкы лагерь 30.12.2013

Кышкы каникул чорында мәктәптә кышкы лагерь эшләде. Балалар өчен файдалы күп чаралар үткәрелде. Янгын сүндерү депосына экскурциягә барып һәм ЮХИДИ инспекторы белән очрашып тормыш иминлеген саклау буенча белемнәрен ныгыттылар.
-
Яңа ел! 28.12.2013

Яңа ел кичәсе бай эчтәлекле, кызыклы һәм күңелле үтте. Башлангыч класс укучыларының чыгышы аеруча мавыктыргыч булды.
-
Иң оста Кар кызы һәм иң яхшы Кыш бабай костюмы безнеке!
27.12.2013
"А ну-ка, давай ка плясать выходи" дигән район конкурсында 8 класс укучылары Нәбиуллина Ә. һәм Шакиров З. уңышка ирештеләр.
-
Олимпиадалар 26.11.2013

Укучылар район фән олимпиадаларына ныклы әзерләнәләр, һәм бик теләп йөриләр. Менә инде нәтиҗәләр дә күренә башлады тарихтан 7 класс укучысы Мингалиева Д. 1 күрсәткеч, җәмгыять белеменнән 8 класс укучысы Гыйниятуллин А. 1 күрсәткеч, физикадан 11класс укучысы Сиразов А. 1 күрсәткеч. Киләсе олимпиадаларга да укучыларга уңышлар телик
-
Төгәл фәннәр атналыгы 23.11.2013

Мәктәптә 18 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр аралыкта төгәл фәннәр атналыгы булып узды. Монда математикадан 5-7,9-11 класс укучылары төрле уеннарда катнашты.8 класслар информатикадан "100гә 1" уеныннда көч сынашты. 10-11 классларның "Физиканы беләсеңме?" интелектуаль уены да бик кызыклы булды.






