Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Мәүлид кичәсе 11.01.2015

Район башлыгы Загидуллин Рәшит Нәҗип улы инициативасы белән районыбызда Мәүлид бәйрәмнәре гөрләп үтте.Шул исәптән безнең мәктәптә дә бүген өлкән яшьтәге 30кеше Мәүлид кичәсендә катнашты, догалар укып, салаватлар әйтеп, сәдакалар таратып савап кылып утырдылар.
-
Чисталык дәресе 25.12.2014

Һәр класста чисталык дәресләре уздырылды.Тулырак мәгълүматны https://edu.tatar.ru/apastovo/burnashevo/sch/page2063742.htm карарга
-
Безнекеләр Казанда 16.12.2014

Бүген безнең укучыларыбыз Сәлимуллин И. һәм Шәйхетдинова С. (җитәкчеләре Җамалиева А.) Казанда булган Республика күләм слетта булып кайттылар. Аларны ФОРПОС отрядлары эшчәнлегенә багышланган бу слетта грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләгәннәр.
-
Очрашу 11.12.2014

Бүген Яңа ел бәйрәмнәрен имин үткәрүне тәэмин итү максатыннан, янгын куркынычсызлыгы сагында торучылар белән очрашу булды.
-
Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2014

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан 2-4 класслар чыгышлар әзеләделәр.Таныш әкиятләрне коррупция темасына үзгәртеп уйнадылар.Укытучылар исә балалар белән әңгәмә үткәрделәр.
-
Мәктәптә инглиз теле атналыгы 06.12.2014

1-6 декабрь көннәрендә мәктәптә инглиз теле атналыгы
узды. Һәр укучы атналыкта актив катнашты. 1 көнне - 7-8 сыйныфлар арасында брейн-ринг,
икенче көнне -башлангыч сыйныфлар арасында уен, 3 көнне - 5-6 сыйныфлар "Шалкан" әкиятен куйдылар.
4 көн-9-11 сыйныфлар инглизчә чәй эчү мәҗлесендә катнаштылар. 5 көн - 3 нче сыйныфларда
әти-әниләр катнашында ачык дәрес, 6 көн - йомгаклау концерты булды.
-
Кодлар сәгате 05.12.2014

Бүген информатика дәресләре "Кодлар сәгате"нә багышланды. Укучылар танылган программистларның фикерләрен видеофильмнан күрделәр. Үзләре тренажердан программа төзеп, сертификатлар алдылар. Кайберәүләр уен төзү өчен программалар эшли башлады.
-
3 декабрь - Билгесез солдат көне 03.12.2014

Мәктәпнең 5-8 сыйныфларында "Беркем дә онытылмады" дигән тема астында
Батырлык дәресләре үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучылары балаларга
Билгесез солдат көне турында сөйләделәр. 9 сыйныф җитәкчесе Валиахметова Г.В.
музейда сыйныф сәгате уздырды.
-
Имтиханнар башланды да инде 03.12.2014

Бүген 11 класс укучылары рус әдәбиятыннан инша яза. Аларга уңышлар телик.
-
11нче класслар имтиханга әзерләнә 20.11.2014

Бүген мәктәп базасында 11 нче класс укучылары сынау рәвешендә рус әдәбиятыннан инша яздылар






