Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Педсовет 25.03.2015

Мәктәптә "Белем сыйфатын күтәрүнең төп шарты - укучыларда һәм укытучыларда уңай мотивация формалаштыру" дигән темага педсовет үткәрелде. Шулай ук өченче чирек нәтиҗәләре, имтиханнарга әзерлек турында фикер алышынды
-
Шигырь укучылар бәйгесе 24.03.2015

Район күләмендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесендә 9 класс укучысы Фатхуллин Ранис 3 урынны алды. Җитәкчесе Гаянова Ф.Г.
-
ОРКСЭ фәне буенча мониторинг 24.03.2015

4 класс укучылары һәм ата-аналары ОРКСЭ фәне буенча мониторинг үттеләр.
-
Математикадан имтихан 24.03.2015

Бүген икенче санлы Актаныш мәктәбе базасында 9 сыйныф укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар.
-
Рус теленнән ОГЭ 24.03.2015

Бүген 24 март көнне 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Мәрхәмәтлелек атналыгы 20.03.2015

Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы башланып китте. Атналык планына "Балалар бакчасына уенчык бүләк ит!", "Без - тимурчылар", "Сыерчык ояларына конкурс", "Һәйкәлгә шефлык", "Чишмә" операциясе һ.б. шундый игелекле эшләр кертелде. Мәрхәмәтлелек бер генә атна түгел, ә һәрвакыт игътибар үзәгендә булыр дип ышанабыз!
-
"Сыерчык оясы" акциясе 20.03.2015

Мәктәптә "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Укучылар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Оялар зур тырышлык куеп эшләнгән. Бу акциядә бигрәк тә башлангыч класс укучылары актив ктнаштылар.
-
Тыл ветераны белән очрашу 20.03.2015

5 класс укучылары тыл ветераны Габдуллина Шамгыя апа белән очрашу үткәрделәр.
-
Юбилей медален тапшыру тантанасы 19.03.2015

Мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медален тапшыру тантанасы үткәрелде. Кичәдә район вәкиле Р.И.Гарипов, авыл җирлеге советы башлыгы Р.М.Нуриев, “Чиялек” хуҗалыгы җитәкчесе Х.Х.Гильметдинов катнашты. Сугыш һәм тыл ветераннарына котлау сүзләре җиткерелде, медаль һәм күчтәнәч каплары тапшырылды, укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде һәм кичә чәй табыны янында дәвам итте.
-
«Туган авылдагы парк яки сквер" макеты 16.03.2015

2015 ел -Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 март көнне Балалар иҗат үзәге базасында район күләмендә мәктәп укучылары арасында иң яхшы парк яки сквер проектлары һәм макетларына бәйге уздырылды. 6 класс укучысы Ситдиков Ирек «Туган авылдагы парк яки сквер" макетын тәкъдим итте һәм яклап, сертификатка ия булды. Җитәкчесе Мингазов Р.Г.













