Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
"Яхшы эшләр эшләргә ашык!" 21.04.2015

20 апрель көнне мәктәптә "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасына старт бирелде.3 класс укучылары "Яхшы эшләр эшләргә ашык!" девизы астында тыл ветераны Садриева Кифая апага ярдәмгә бардылар.
-
ОРКСЭ курсын сайлау 20.04.2015

20 апрель көнне мәктәптә ОРКСЭ («Основы религиозных культур и светской этики») курсын сайлау буенча 3 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды.
-
XII региональ фәнни - гамәли конференция 15.04.2015

15 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә "Школьники - науке XXI века" дип аталган XII региональ фәнни - гамәли конференция үткәрелде. Анда безнең мәктәптән 7 класс укучысы Шаймухаметова Рузинә "Рус һәм инглиз телендәге әсәрләрнең охшашлык үзенчәлекләре" дигән темага һәм 9 класс укучысы Фатхуллин Ранис "Мәктәпнең демографик портреты" дигән темага чыгыш ясап сертификатка һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Төбәкара фән олимпиадасы 15.04.2015

15 апрель көнне Казанда КФУ үткәргән татар теленнән төбәкара фән олимпиадасында катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү оештырылды. Анда безнең мәктәптән 9 класс укучысы Хуҗина Гөлнара катнашып II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
-
ОРКСЭ курсын сайлау
13.04.2015
Белдерү ! 20 апрель көнне мәктәптә ОРКСЭ («Основы религиозных культур и светской этики») курсын сайлау буенча 3 класс укучылары ата-аналарының җыелышы була . Башлана 13.00 сәгатьттә. Килү мәҗбүри .
-
Бадминтон ярышы 11.04.2015

Район күләмендә үткәрелгән бадминтон ярышында безнең мәктәп укучылары Авзалова Нәфисә 2 урынны, Зиянгиров Азат 3 урынны, Харисов Нәфис 4 урынны алдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Җитәкчесе Нургалиев И.И.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 11.04.2015

Мәктәбебездә "Куркынычсыз тәгәрмәч" район бәйгесенә әзерлек бара.
-
К.Насыйри исемендәге фәнни-практик конференция 11.04.2015

Яшел Үзән шәһәрендә К.Насыйри исемендәге фәнни-практик конференция укулары үтте. Анда безнең мәктәптән 8 класс укучысы Хасанова Диана математика секциясендә "Татарстанның бөек математиклары" проекты белән катнашып 2 урынны алды. Җитәкчесе Гараева А.Ф.
-
География - биология атналыгына йомгак 11.04.2015

11 апрель көнне география - биология атналыгына йомгак ясалды. Атналыкта үткәрелгән чараларда, рәсем конкурсларында, интеллектуаль уеннарда җиңүче һәм актив катнашкан укучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Республика күләм фестиваль 10.04.2015

10 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә укучыларның техник иҗатын үстерү буенча республика күләм фестиваленең район этабы узды. Технология укытучысы Нургалиев И.И. 7 класс укучысы Харисов Газиз белән ракета модельларын ясап уңышлы чыгыш ясады. Фестивальдә шулай ук укучыларның башка төрле кул эшләре дә урын алды.













