Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Ата - аналар җыелышы 10.04.2015

9 апрель көнне 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Укучыларның бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеге каралды.Җыелышта рус теле укытучысы Нагимова З.Ө., математика укытучысы Фатхуллина Л.Х.чыгыш ясады, мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән биреп карау имтиханнарына анализ ясадылар.
-
"Зирәк тиен" уен - бәйгесе 10.04.2015

Укучылар республика күләмендә үткәрелә торган "Зирәк тиен" уен - бәйгесенендә катнаштылар.
-
Видеороликлар конкурсы 09.04.2015

<span class="Apple-style-span" pt="" sans',="" sans-serif;="" font-size:="" 14px;="" line-height:="" 18px;="" "="">8 апрель көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Рим Мостафин истәлегенә беренче район кинофестивале үткәрелде. Видеороликлар конкурсында безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Мукимова Марсельеза 1 урынны алды. Җитәкчесе Варина Г.С.кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Район китапханәчеләре семинары 06.04.2015

2 апрель көнне мәктәптә "Яңа информацион технологияләр кулланып,конкурентлыкка сәләтле, креатив фикерләүче китап укучы тәрбияләү" темасына район китапханәчеләре семинары уздырылды. Семинарда ачык дәресләр, Бөек Җиңүнең 70 елллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде.
-
XIII Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары 04.04.2015

Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә узган XIII Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында безнең мәктәп укучылары Фатхуллин Ранис (җитәкчесе Гильманова И.Р.), Мукимова Марсельеза (җитәкчесе Нагимова З.Ө.) катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясап дипломга ия булдылар.
-
Фоат Садриев укулары 04.04.2015

Мөслим гимназиясендә үткәрелгән Фоат Садриев укуларында катнашып, 9 класс укучысы Хуҗина Гөлнара "Ф.Садриев - юмор остасы" дигән темага чыгыш ясап сертификатка ия булды. Җитәкчесе Гаянова Ф.Г.
-
Ведомствоара семинар 03.04.2015

30 март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинары узды. Семинарны мәктәп директоры Вахитов Илшат Рәфит улы ачып җибәрде. Биредә укучы балаларның сәхнәләштерелгән чыгышлары тәкъдим ителде.
-
Көрәш ярышы 03.04.2015

30-31 март көннәрендә Актаныш районы глава призына милли көрәш ярышлары булды. Анда безнең мәктәптән 36 кг. массалы үлчәүдә Харисов Нәркиз, Вакилов Ленар, Харисов Гадел катнашты. Команда дүртенче урынны алды.
-
Видеоконференция 03.04.2015

2 апрель көнне ТР мәгариф министры Энгель Нәвап улы белән мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге белән видеоконференция үтте.
Анда төрле мәсъәләләр каралды : мәгариф бүлегендәгеләрнең хезмәт хаклары, белем сыйфатын арттыру буенча, имтиханнарның нәтиҗәләре буенча, зур киңәшмә булып узды. -
Иң гади авиамодельләр конкурсы 26.03.2015

25 март көнне беренче санлы Актаныш мәктәбе базасында укучылар тарафыннан ясалган иң гади авиамодельләр конкурсы булды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Харисов Газиз “Муха” вертолетының максималь ераклыкка очуы” номинациясендә 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.













