Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 07.01.2018

6 январь көнне районда Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. Вакилов Ленар, Кашапов Салават үз үлчәү авырлыкларында беренче, Харисов Галинур өченче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 06.01.2018

5 январь көнне район күләмендә мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. Хузин И.Т. чаңгы ярышында беренче, Нургалиев И.И. турникта тартылу буенча беренче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Яңа ел котлы булсын! 28.12.2017

Хөрмәтле коллегалар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
-
Ата-аналар җыелышы 27.12.2017

27 декабрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышның көн тәртибе буенча икенче чирек, фән олимпиадалары нәтиҗәләре аңлатылды. Башлангыч класс укытучысы Ә.А. Мохтарованың "Сәләтле балалар белән эшләү" дигән темага чыгышы тыңланды. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
Педагогик киңәшмә 26.12.2017

26 декабрь көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үткәрелде. Җыелышта беренче яртыеллыкта укыту-тәрбия эшчәнлеге, контроль эш, фән олимпиадалары нәтиҗәләре каралды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.Р.Гильманованың "Сәләтле балалар белән эшләү" дигән темага чыгышы тыңланды. Мәктәптә туклануны оештыру буенча анализ ясалды һәм алда торган бурычлар билгеләнде.
-
Фән олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү 23.12.2017

22 декабрь көнне Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында узган әлеге мәртәбәле чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, мәктәп директорлары, фән укытучылары, укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең призерлары: Ханов Рүзәл - 4 класс (математика, укытучысы: Мохтарова Ә.А), Хасаншин Алмаз - 7 класс (география, укытучысы: Гильманова И.Р.).Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

23 декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызына укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кунак булып килгән әти-әниләр, укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара 19.12.2017

2 чирек төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә "урак өсте". Шулай булуга да карамастан, укучылар ныклап Яңа Ел бәйрәмен көтәләр: класс-кабинетларны бизиләр, яңа җырлар өйрәнәләр, "Кышкы әкият" тамашасына әзерләнәләр.
-
Чаңгы ярышы-2017 16.12.2017

16 декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта актив катнашты.
-
12 декабрь-РФ Конституциясе көне 13.12.2017

12 декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе кабул ителгән көн.8- 9 класс укучылары белән “ Россиянең төп документы” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатенең барышында бу күренекле вакыйганың тарихы турында сөйләнелде, кыска видеофильм күрсәтелде.













