Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеген карау 21.08.2017

19 август көнне район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеге каралды.
-
1 июнь- Балаларны яклау көне 02.06.2017

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Шул уңайдан лагерьда ял итүче балалар белән “Күңелле стартлар” бәйгесе үткәрелде.
-
Ял һәм хезмәт лагеры 01.06.2017

1 июньнән мәктәптә ял һәм хезмәт лагеры эшли башлады.
-
Уку елын йомгаклау 31.05.2017

31 май көнне 2016 - 2017 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
-
Педагогик киңәшмә 31.05.2017

Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Укучыларны алдагы класска күчерү турында класс җитәкчеләренең һәм фән ияләренең чыгышлары тыңланды. Җәйгә бурычлар билгеләнде.
-
Рус теленнән ОГЭ 30.05.2017

Бүген укучылар рус теле фәне буенча ОГЭ бирәләр .Аларга уңышлар телибез!
-
Экскурсия 27.05.2017

Башлангыч сыйныф укучылары уку елын төгәлләп, табигатькә экскурсиягә чыктылар, язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр.
-
Спорт бәйрәме 26.05.2017

Бүген мәктәптә Спорт бәйрәме үткәрелде. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылардан торган командалар йөгерүдә,озынлыкка сикерүдә, бадминтон,ату, кул көрәшендә һәм аркан тартышуда көч сынаштылар. Һәр спорт төрендә җиңүчеләр билгеләнде һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2017

Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады.Бәйрәм тантанасында район вәкиле Шаяхметова Г.Ф., авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.М., "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе,мәктәп директоры, ата-аналар катнашты һәм 9 класс укучыларына үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Турслет нәтиҗәләре 23.05.2017

16-18 май көннәрендә Иске Байсар урманында уздырылган турслетта укучылар командасы стенгазета чыгару буенча икенче, үзэшчән сәнгатьтә беренче урын алдылар. Җитәкче Нургалиев И.И.













