Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Киләчәккә билет" конкурсы 22.10.2017

Республикакүләм “Киләчәккә билет” иҗади конкурсның район этабында катнашып, 8 класс укучысы Вакилов Л.Ф. беренче урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Укытучысы: Нагимова З.Ө.
-
Рус теле укытучыларының район семинары 20.10.2017

19 октябрь көнне Аккүз мәктәбе базасында «Формирование коммуникативной компетенции во внеурочной деятельности по русскому языку и литературе как средство достижения новых образовательных результатов» дигән темага рус теле укытучыларының район киңәшмәсе узды. Рус теле укытучысы Ч.И.Ахметова «Причастный оборот. Знаки препинания при причастном обороте» темасына 7 класста ачык дәрес, башлангыч класслар укытучысы А.Ф.Хисамова «Сказочный калейдоскоп» темасына 2-4 нче классларда дәрестән тыш уку, химия-биология укытучысы Н.Х.Гилванова «Сказка – ложь, да в ней намек» дип исемләнгән әкият-тамаша сәхнәләштерде. Семинарда рус теле укытучысы Нагимова З.Ө. катнашты.
-
Техникумга экскурсия 18.10.2017

Бүген 8- 9 нчы класс укучылары ,класс җитәкчеләре, ата-аналары Актаныш технология техникумына бардылар. Кабинетлар, укытучылар, гомумән, технология тормышы белән танышып кайттылар.
-
Обучающий семинар школьных библиотекарей 18.10.2017

18 октября на базе МБОУ «АСОШ №2» прошел обучающий семинар школьных библиотекарей по теме «Организация учебного процесса с использованием электронных учебников». Электронные образовательные сервисы и социальные проекты издательств «Дрофа-Вентана», «Просвещение», «Академкнига, «Татарское книжное издательство», «Мэгариф – Вакыт», «Татармультфильм»: практика применения и новые перспективы». В семинаре приняли участие школьные библиотекари района. Перед участниками информационно-методического семинара выступила Кадырова Лейсан Рашитовна, методист по ресурсному обеспечению образовательного процесса. В ходе работы семинара были рассмотрены образовательные ресурсы издательств, а также новые образовательные сервисы.
-
Минем һөнәрем-минем киләчәгем 16.10.2017

“Киләчәккә билет” дигән һөнәрләр турында республикакүләм сочинениеләр конкурсының район этабында катнашу өчен, 8 класс укучысы Вакилов Ленарның иҗади эше җибәрелде. Аларга уңышлар телибез. Җитәкче укытучыcы: Нагимова З.У.
-
Көрәш 16.10.2017

14 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә Султанов И.С. истәлегенә уздырылган көрәш ярышында 6 класс укучысы Кашапов Салават 43 кг үлчәү авырлыгында 2 урынны алды һәм грамота, медаль белән бүләкләнде.
-
Укытучыларыбыз Уфада 16.10.2017

14 октябрь көнне укытучыларыбыз Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәренә сәяхәт кылдылар, тарихи урыннарда булып, ботаник бакча белән танышып үзләренә рухи байлык туплап кайттылар.
-
Минзәлә гимназиясендә семинарда 14.10.2017

13 октябрь көнне Минзәлә шәһәре гимназиясендә "ФДББС кысаларында планлаштырылган нәтиҗәлелекне тәэмин итүче педагогик технологияләр" дип аталган зона семинары булды. Бу семинарның төп кунагы дәреслекләр авторы - Резеда Гатаулла кызы Хәсәншина иде. Аның тарафыннан "ФДББС шартларында татар теле дәресләрен А.З. Рәхимов иҗади технологиясенә корып төзелгән дәреслекләр нигезендә оештыру" дип аталган мастер-класс күрсәтелде. Шулай ук гимназия укучылары тарафыннан әдәби-музыкаль чара күрсәтелде. Безнең мәктәптән татар теле укытучысы Закирова М.К. катнашты.
-
Обучающий семинар 13.10.2017

13 октября прошёл обучающий семинар для директоров школ и их заместителей по теме: "Нормативно-правовые и организационные основы внедрения ФГОС НОО с ОВЗ".
-
Көзге кросс 11.10.2017

Район үзәгендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт остазы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 нче елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Ф.Ш.Шәемов призына уздырылган кросста укучыларыбыз – Вакилов Л., Сабирова С., Муллагалиева А., Габдуллин Ф. катнашты. Вакилов Ленар 2 урынга лаек булды. Укытучылары: Нургалиев И.И.













