Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
8 март - Бәйрәм белән! 08.03.2018

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
"Яз гөлләре" 07.03.2018

7 нче март көнне мәктәбебезнең гүзәл һәм уңган кызларына багышланган “Яз гөлләре” дип аталган кичә үткәрелде. Чарада 5-9 класстан эшкә уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, сылу кызларыбыз катнашты. Кичәнең беренче конкурсы – визитка. Художниклар ярышында кызлар төрле ярма, бөртек һәм үсемлек төшләреннән 8 мартка картина ясадылар. “Буш суыткыч”ны ризыклар белән тутырдылар. “Иң оста пешерүче” конкурсында кызларның көнкүрештә, аш-су әзерләүдә тапкырлыгы сыналды. “Кул эшләре” бәйгесендә бизэнгеч (браслет, йөзек, чәч кыстыргыч) ясадылар. Кичә дәвамында мастер-класслар, истәлекле мизгелләрне чагылдырган видеоязмалар күрсәтелде. Бәйрәм кичәсен Гараева А.Ф. оештырды һәм үткәрде.
-
Письмо другу 24.02.2018

22 нче февраль көнне район күләмендә инглиз теленнән "Письмо другу" конкурсы булды. Безнең мәктәптән Гарифуллина Элина катнашты.
-
Бәйрәм белән!!! 23.02.2018

Барлык ир-егет укытучыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Илебездә тынычлык, күгебез аяз булсын!
-
Туган тел 22.02.2018

22 нче февраль көнне мәктәптә "Туган тел" көне уңаеннан татар теле һәм әдәбият укытучысы Закирова М.К. әдәби кичә үткәрде.
-
Ватанны саклаучылар көне! 22.02.2018

Бүген 22 февраль көнне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Ягез әле, егетләр!" спорт ярышы узды. Табышмакларга җавап эзләү, егетләрнең җитезлеген төрле бәйгеләрдә сыналды
-
Рус теленнән олимпиада 21.02.2018

21 нче февраль көнне 4 нче класс укучысы Ханов Рүзәл район күләмендә рус теле олимпиадасында җиңү яулады, призер булды.
-
Кто грамоте горазд, тому не пропасть 21.02.2018

20 нче февраль көнне район күләмендә 5-6 нчы класс укучылары арасында "Кто грамоте горазд, тому не пропасть" конкурсы булды. Безнең мәктәптән Салихьянова Ильвина катнашты.
-
Л.Н. Толстой елына багышланган проект эше 20.02.2018

20 нче февраль көнне 2 нче һәм 3 нче класс укучылары Варина Диләфрүз, Шаймухаметов Булат, Кашапов Камиль, Авзалов Риназ, Гайнетдинова Луиза Л.Н. Толстой елына багышланган фәнни-гамәли конференциясендә проект эше белән чыгыш ясадылар. 2 нче класс укучылары район буенча 1 нче урынга лаек булдылар.
-
Йолдызлык 20.02.2018

20 нче февраль көнне "Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау гала концерты булды. Безнең мәктәптән Гатин Аяз I нче дәрәҗә лауреат, 2 нче класстан Кашапов Камил III нче дәрәҗә лауреат, 1 нче класстан Зарипова Илзирә һәм күмәк бию дипломант булдылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!













