Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
ГТО 16.03.2018

16 нчы март көнне район күләмендә ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. 8 нче класс укучылары Вакилов Ленар һәм Габдуллин Фирдүс әти-әниләре белән берлектә яхшы күрсәткечләр күрсәтеп, мәктәп данын якладылар. Класс җитәкчесе: Нәгыймова З.У.
-
Президент сайлаулары 15.03.2018

Мәктәп укытучылары "Президент сайлаулары" алдыннан сайлаучыларның өйләрендә булып, агитация үткәрделәр.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 15.03.2018

15 март көнне, Киров мәктәбе базасында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының ведомствоара киңәшмәсе үтте. Анда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. катнашты.
-
Информатика укытучылары семинары 15.03.2018

15нче март көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Информацион куркынычсызлык" темасы буенча район информатика укытучылары семинары үтте. Анда безнең мәктәптән информатика укытучысы Рахматуллина Э.Д. катнашты.
-
14 нче март - халыкара елгалар көне 14.03.2018

6 нчы һәм 8 нче класс укучылары белән "14 нче март - халыкара елгалар көне" уңаеннан экологик чара үткәрелде. Укучылар авылыбыз тирәсендә елгалар, күлләр турында видеоролик карадылар һәм тагын бер кат табигатьне сакларга кирәк дигән фикерне белдерделәр. Укытучы: Гараева А.Ф.
-
Рус теле атналыгы 14.03.2018

Атна дәвамында рус теле атналыгы расланган план нигезендә үткәрелде. Укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылды:
- Стенгазеталар конкурсы;
- Күңелле тәнәфесләр: "Грамотейлар көне" , "Кроссвордлар конкурсы";
- Чиста һәм матур итеп язу, рәсем һәм сочинениеләр конкурслары;
- Шигыръ сөйләүчеләр ярышы "В мире русской литературы";
- Викторина "Здравствуй, сказка!";
- "Сто к одному" һәм башка төрле чаралар, укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы итеп оештырылды. Укытучы Нәгыймова З.У.
-
Живая классика 13.03.2018

13 март көнне 6 нчы класс укучысы Кашапов Салават рус теле укытучысы Нәгыймова З.У. җитәкчелегендә "Живая классика" конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Ата-аналар җыелышы 13.03.2018

13 нче март көнне мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның төп көн тәртибе булып, киләсе уку елы өчен бердәм мәктәп формалары тәкъдим ителде һәм ата-аналар тарафыннан бердәм форма төрләре сайлап алынды.
-
Педагогик киңәшмә 12.03.2018

12 нче март көнне Мәгариф идарәсе белән берлектә укытучыларның педагогик киңәшмәсе үтте, ике атна дәвамында булган тикшерү нәтиҗәләре каралды.
-
8 март - Бәйрәм белән! 08.03.2018

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!













