Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Авылымның кызыл китабы" 19.04.2018

18 нче апрель көнне мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучылары Авзалов Риназ, Гайнетдинова Луиза "Авылымның кызыл китабы" проект эше белән Яр Чаллы шәһәренең №24 нче мәктәбендә VII республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Алар лаеклы III урынга ия булдылар. Җитәкчеләре: Варина Т.Р. Котлыйбыз!!!
-
Профориентация 18.04.2018

18 нче апрель көнне 7-8 нче класс укучылары укытучы Фатхуллина Л.Х. җитәкчелегендә Актаныш икмәк комбинаты һәм военкоматына экскурсиягә бардылар. Икмәк комбинаты технологы Мансурова Э.М. укучыларга икмәк пешерү процессын күрсәтте, бу һөнәр турында аңлатты. Актаныш районы Хәрби комиссары Ахметзянов Л.С. комиссариатның эшчәнлеге, андагы һөнәр ияләре белән таныштырды. Хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Нафиков Р.Ф. егетләр һәм кызларга армия сафларында хезмәт итү, контракт буенча хезмәт итү турында сөйләде, хәрби уку йортлары булган шәһәрләр турында мәгълүмат җиткерде. Укучылар мәктәп директоры И.Т. Хузин оештырган экскурсиядән бик канәгатьләнеп кайттылар.
-
ВПР 17.04.2018

Сегодня в школе прошли Всероссийские проверочные работы. Учащиеся 4 классов написали диктант, учащиеся 5 классов выполнили тестовые задания.
-
“Татармультфильм” 17.04.2018

17 нче апрель көнне районда БИҮ бинасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татармультфильм студиясе укучыларга ачык чара үткәрде. Очрашу укучыларга бик ошады. Алар Татарстаныбызның бик матур истәлекле урыннарын рәсемгә төшерделәр. Мультфильм әзерләү буенча презентация карадылар. Мәктәбебездән 8 нчы сыйныф укучысы Мингазетдинова Ләйлә катнашты, җитәкчесе Фатхуллина Л.Х.
-
Ата-аналар җыелышы 16.04.2018

Бүген, ягъни 16 нчы апрель көнне, мәктәптә 3 нче нче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Ата-аналар җыелышы инглиз телендә укучылар көче белән әзерләнгән әкият-тамаша белән башланып китте. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Гильманова И.Р. таныштырды. Җыелыш барышында башка мөһим сораулар да каралды.
-
Очрашу 14.04.2018

Бүген мәктәбебезгә, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыбыз Хасаншин Ильнур кунакка килде. Видеоязма аша үзенең уку йорты белән таныштырды, видеоролик эчтәлекле һәм кызыклы иде. Мәктәп директоры Хузин И.Т. үзенең котлауларын җиткерде.
-
Көрәш 13.04.2018

Бүген Актаныш районында көрәш спорты буенча Татарстан республикасының беренче Президенты кубогына яшүсмерләр арасында республика бәйгесе башланды. Бөтен республикадан 43 команда катнаша. Безнең көрәшчеләребезгә уңышлар теләп калабыз!
-
"Безопасное колесо" 13.04.2018

Сегодня стартует районный тур "Безопасное колесо" . Всем участникам желаем удачи!
-
Профориентация 13.04.2018

Бүген, ягъни 13 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары профориентация юнәлеше буенча почта хезмәткәре белән очрашуга бардылар. Рушания Камалова һөнәре турында сөйләде, почта белән таныштырды.
-
"Космос - это мы" 12.04.2018

Акция укучыларны ил космонавтикасы, космосны беренче ачучыларның батырлык казанышлары үрнәгендә тәрбияләү, укытучылар һәм укучылар игътибарын космонавтика тематикасына җәлеп итү, мәктәптә белем бирүдә әлеге теманың кабаттан урын алуына булышлык максатларын үз эченә ала. 57 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин кешелек тарихында беренче булып космоска юл ала. Бу көнне ул “Восток“ космик корабында Җир тирәли әйләнеп чыга һәм Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында җиргә уңышлы төшеп утыра. Әлеге уникаль очыш нибары 108 минут дәвам итә, әмма ул кешеләргә космоска юл ача. Мәктәбебездә акция кысаларында сыйныф сәгатьләре үткәрелде, укытучы: Гараева А.Ф.













