Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Тренинг 16.11.2015

Бүген безнең мәктәп базасында Мари Суыксуы, Иске Кормаш, Яңа Кормаш, Адай мәктәбе укытучылары өчен сингапур методикасын өйрәнүнең өченче этабы башланды.
-
Медосмотр 12.11.2015

Бүген Татар Суыксуы участок амбулаториясендә район хастаханәсе врачлары тарафыннан 2-11 сыйныф укучыларына медицина күзәтүе үткәрелде.
-
Әкият ясадылар 12.11.2015

Атналык барышында 1-4 сыйныф укучылары үзләренең татар халык авыз иҗатын яратуларын, әкият, табышмакларны бик күп белүләрен исбатлауны дәвам итәләр.
-
"Тапкырлар кичәсе" 11.11.2015

Бүген башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Тапкырлар кичәсе" булып узды. Кичәдә укучылар табышмаклар әйтештеләр, зирәклеккә биремнәр чиштеләр. 3 сыйныф укучысы Гыйльфанов Динар "Иң сәләтле, иң зирәк" исеменә лаек булды. Кичәдә укучылар барсы да бик актив булдылар.
-
"Иң оста әкият сөйләүче" 10.11.2015

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
-
Хәерле сәгатьтә! 09.11.2015

Бик тиз генә үтеп киткән көзге каникуллардан соң бүген икенче чирекнең беренче атнасы башланып китте. Иртәнге линейкада көзге каникулга йомгак ясалды, укучылар барланды, атналык план белән таныштырылды. Укучыларның киеренке чоры - олимпиадалар башлана. Укытучылага да, укучыларга да зур уңышлар теләп, хәерле сәгатьтә икенче чирекне башлап җибәрәбез!
-
Башлангычлар атналыгы 09.11.2015

Бу атнада мәктәптә башлангыч класс укучылары өчен “ Татар халык авыз иҗаты иленә сәяхәт” исемле атналык үткәрелә.
-
Ата-аналар җыелышлары 30.10.2015

Беренче чирекнең соңгы атнасы да тәмамланып килә. Укучыларның һәм укытучыларның бу көннәрдә эшләре бик тыгыз. Контроль эш, тест, зачет кебек эшләр белән беррәттән ата- аналар белән эшне дә онытмаска кирәк. Шуны истә тотып, бу атнада классларда ата-аналар җыелышлары булып узды.
-
Юлларда сак булыйк! 30.10.2015

Бүген башлангыч сыйныф укытучылары балаларга юлда йөрү кагыйдәләре турында аңлаттылар.
-
Математик карусель 28.10.2015

Бүген безнең мәктәп базасында районкүләм "Математик карусель" бәйгесе булды. Барлык мәктәпләрдән дә 5-6 сыйныф укучылары мәсьәләләр чишү буенча көч сынаштылар.













