Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Кышкы спорт сезонын ябу 11.03.2016

11 март көнне, кышкы спорт сезонын ябу уңаеннан Мөкыймова Гөлшат, Мифтахова Рузилә, Ахметов Шамил, Гайнетдинов Рамазаннар чаңгы ярышында катнаштылар.
-
Хокук сакчылары белән очрашу 10.03.2016

Мәктәбебездә даими җирле участок полиция вәкиле Раушан Габдулкабиров белән очрашулар үткәрәбез.
-
Кадерле әнием! 10.03.2016

Бүген, ягъни 10 март көнне, башлангыч класс укучылары әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлап бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар, кулдан ясаган истәлекле бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.Үзләре пешергән ризыклар белән тәмле итеп чәй эчтеләр.
-
Әниләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. 07.03.2016

Бүген Татар Суыксуы мәдәният йортында укучыларыбыз әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлап концерт куйдылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 06.03.2016

Бүген, ягъни 6 март көнне, мәктәбебез командасы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында үз көчен сынады.
-
Пробный ЕГЭ 05.03.2016

Бүген, ягъни 5 март көнне, 11 нче класс укучыларыбыз математика фәненнән пробный ЕГЭ биремнәре үтәделәр.
-
"Ягез әле, кызлар!" 04.03.2016

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын – кызларбызны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Бүген мәктәбебездә 8 март бәйрәменә карата “Ягез әле, кызлар!” кичәсе булып узды. Монда 3 команда көч сынашты. Кызларыбыз үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын төрле конкурсларда сынадылар. Ә иң җитезе “Елмай” командасы булды. Кызларга, укытучы апаларыбызга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
"ABC Show" 03.03.2016

Бүген башлангыч класс укучылары арасында инглиз телендә сәхнәләштерелгән “ABC Show” конкурсы булып узды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары сәхнәләштергән әкият бик эчтәлекле һәм конкурс таләпләренә туры килеп II урынны яулады. Укучыларга һәм җитәкчеләре И. Д. Хузинага киләчәктә дә чит телне үзләштерүдә яңа үрләр яулавын, тагын шушындый матур әкиятләр сәхнәләштерүен телибез.
-
"Йолдызлык-2016" 02.03.2016

Бүген районда “Йолдызлык - 2016” ның гала концерты булды. “Конферанс” номинациясендә
II дәрәҗә лауреат исеме алган Фәйрушин Рәсүл, “Хореаграфия-соло” номинациясенең кечкенәләр төркемендә Галиева Зәлия III дәрәҗә лауреат, шулай ук “Хореаграфия-соло” номинациясенең уртанчылар төркемендә катнашып II дәрәҗә лауреат исеме алган Галиева Зәринә бүләкләнде. Җиңүчеләребезгә мәктәп данын яклаулары өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә аларга зур уңышлар телибез!!!
-
Китапханә сәгате 29.02.2016

“...Тукай теле, татар теле
Булыр гел исән, тере!”- дип исемләнгән тема астында китапханәчебез Мадиярова Гөлназ Фәйзелгыйлем кызы балаларга бик эчтәлекле китапханә сәгате үткәрде.













