Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Спортсмен кызларыбыз. 27.02.2016

Бүген безнең спортсмен кызларыбыз: Хуҗина Лилия, Ибрагимова Регина, Аминова Алсу, Насипова Алия, Гыйлманова Рәмзилә, Шарафутдинова Элмира, Галимова Гүзәл, Абышева Алия, Мифтахова Рузиләләр Мансуров Рузил Касыйм улы җитәкчелегендә районыбыз данын яклап Республика күләм спартакиадада волейбол буенча Сарманда үзләренең көчләрен сынадылар һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек телик!
-
"Безнең кадерле ветеран" конкурсы 26.02.2016

Мәктәбебездә “Безнең кадерле ветеран” Республика хәйрия акциясе кысаларында оештырылган кул эшләре конкурсына нәтиҗә ясалды. Газетдинов Гадел, Газетдинов Айназ, Идрисова Сабина, Нафиков Айгиз, Аюпов Җәлил, Шарафутдинов Айзат, Азгамов Аяз, Габдрахманов Алфред, Гыйлманов Илмирларның кул эшләре иң яхшылары дип табылды һәм районга җибәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көненә карата кичә 25.02.2016

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә карата “Ягез әле, егетләр!” кичәсе булды. Монда 3 команда катнашты һәм төрле конкурсларда үзләрен сынадылар. “Динамит”командасы-1 урынны, “Комета” командасы-2 урынны, “Звезда”- командасы -3 урынны яулады.
-
И.И.Гильметдинов призына чаңгы ярышы 23.02.2016

Бүген, ягъни 23 нче февраль көнне, Актанышта төрле предприятиеләр, оешмалар, мәктәпләр арасында Дәүләт депутаты И.И. Гильметдинов призына чаңгы ярышы булып узды.Монда укытучыларыбыз командасы катнашты. Алдагы ярышларда да аларга уңышлар телик.
-
Кышкы спартакиада 22.02.2016

Бүген, ягъни 22 нче февраль көнне, Актанышта кышкы спартакиада булып узды. Спартакиадада безнең мәктәпнең укучылар командасы төрле ярышларда үз көчен сынады һәм уңышлы гына чыгыш ясады. Алдагы ярышларда да спортсменнарыбызга уңышлар телик.
-
Зифа Гаязовна истәлегенә чаңгы ярышы 20.02.2016

Бүген, ягъни 20 февраль көнне, җирлегебездә РСФСР ның атказанган табибәсе Зифа Гаязовна истәлегенә чаңгы ярышы булып узды. Ярышта барлык укучылар да, кунаклар да, өлкәннәр дә бик актив катнашты.
Искә алу өчен Зифа Гаязовнаның балалары килгән иде һәм алар катнашкан бар укучыга да бүләк тапшырдылар.
Вафатына күп еллар үткән булса да, авылыбызның хөрмәтле табибәсе һәрвакыт безнең күңелләрдә.
-
Риза Фәхерддин укулары 30.01.2016

Кичә Мамадыш шәһәренең 3 санлы урта мәктәбендә укытучыларның республикакүләм Ризаэддин Фәхерддин укулары булып узды. Анда мәктәбебезнең тарих укытучысы Г.Г.Фәйрушина катнашып, чыгыш ясады.
-
Имтихан 24.01.2016

Шимбә көнне 11 сыйныф укучылары Актанышның №1 урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында математикадан имтихан биреп карауда катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 23.01.2016

Районда хатын-кыз укытучылар арасында отжимание ясау буенча ярыш булып узды. Безнең мәктәптән бу ярышка Г.Г.Фәйрушина катнашып, урта гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары арасында 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
2 нче урын! 22.01.2016

6 сыйныф укучылары Сөләйманова Таңсылу һәм Шәйхәйдаров Зәет "Я - гражданин России" дип исемләнгән прпоектлар конкурсында катнашып, 2 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - педагог-оештыручы Гыйльфанова Р.Ш. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!













