Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Экологик тәрбия 06.04.2017

Укучыларда экологик тәрбия, табигатькә карата сакчыл карашны арттыру өчен 6 нчы апрель көнне 8 нче класс укучылары белән “ Безне чолгап алган дөнья” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович укучыларга экологик проблемалар,аларны чишү юллары һәм эйләнә-тирә табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйләде, тәрбияви презентация күрсәтте.
-
Авиапланерлар конкурсы 06.04.2017

4 апрель мәктәбебездә традициягә кереп киткән авиапланерларга конкурс булып узды. Һәр елдагыча укучылар бу конкурска бик нык әзерлек белән катнаштылар. Җиңүче укучыларыбыз 6 нчы сыйныф укучылары Мифтахов Адель һәм Султанов Динарлар танылды. Алар 5 нче апрель көнне район күләмендә үздырылган “ Моделирование авиапланеров “конкурсында катнашып Мифтахов Адель-3 урын яулап кайтты. Аларга алга табада уңышлар телибез.
-
Проектлар яклау 06.04.2017

6 нчы апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары төрле темаларга багышланган проект эшләрен якладылар. Берсеннән-берсе кызык һәм мавыктыргыч презентацияләрне карау укучыларга бик ошады.
-
Ата-аналар җыелышы 05.04.2017

4 нче апрель көнне ата-аналар җыелышы булып узды. Сөйләшүләр башта һәр класста үтте. Соңыннан авылның медигы һәм полиция хезмәткәре ата-аналарга эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мәктәптәге кайбер яңалыклар белән мәктәп директоры Магданов Айгиз Хәлил улы таныштырып үтте.
-
“Террорчылык белән көрәшәбез!” 05.04.2017

Террорчылык- барлык дөньяга куркыныч тудыручы иң начар күренешләрнең берсе. Аңа каршы көрәшне арттыру һәм балалар арасында аңлату эшләрен алып бару өчен 5 нче апрель көнне 8 нче класс укучылары белән Илнар Шәйхенурович “ Террорчылык белән көрәшәбез!” дип аталган класс сәгате үткәрде.
-
«Международный день Интернета» в МБОУ "Сафаровская СОШ" 04.04.2017

В рамках акции, посвященной популяризации электронных государственных услуг в «Международный день Интернета», 4 апреля в МБОУ «Сафаровская СОШ» учитель информатики Гилмуллина Ч.З. ознакомила учащихся 5-8 классов порталами государственных услуг РТ и РФ, возможностями онлайн-банков.
-
Популяризация электронных государственных услуг 04.04.2017

Также в «Международный день Интернета», 4 апреля в МБОУ «Сафаровская СОШ» для учащихся 9-11 классов были проведены практические занятия на компьютерах, с целью ознакомления их порталами государственных услуг РТ и РФ, возможностями онлайн-банков.
-
“Кошларны каршылап” 04.04.2017

4 нче апрель көнне 1-4 класс укучылары “Кошларны каршылап”дигән тема астында рәсем конкурсы уздырдылар. Алар үзләре яраткан кошларын рәсемгә төшергәннәр. Атна азагында аларга урыннар чыгарылып,нәтиҗәләр ясалачак.
-
Башлангыч класслар атналыгы башланды 03.04.2017

3 нче апрельдән 8нче апрельгә кадәр башлангыч класслар атналыгы башланып китте. Атналык линейкада план белән таныштырылды. “Без көчле, без җитез, без бердәм” девизы астында спорт уеннары бик күңелле үтте.
-
“Йөрәгемне балаларга бирәм” 30.03.2017

24 нче март көнне химия-биология укытучыларының “ Методик семинар” дип исемләнгән район конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәпнең география һәм биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенур улы катнашып “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулады.














