Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Неделя математики, информатики, физики 23.01.2018

В школе продолжается Неделя математики, физики и информатики. В рамках Недели проводятся интересные, познавательные мероприятия. Так, 23 января было проведено интегрированное мероприятие для учащихся 7-8 классов «Физика + математика».
-
Шефлык 23.01.2018

9 класс укучылары даими рәвештә өлкәннәргә булышып торалар. 23 нче январь көнне Илнар абыйлары җитәкчелегендә аръяк урамга чыгучы басманы һәм Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апаның капка төбен кардан чистартып, бозын ватып куйдылар.
-
"Ачык ишекләр" көне 23.01.2018

19 нчы январь көнне 9 класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә Актаныш технология техникумы тарафыннан үткәрелгән “Ачык ишекләр” көнендә катнашып кайттылар. Техникумның укытучылары укучыларны уку йорты белән җентекләп таныштырдылар: аларга уку кабинетларын, тулай торакны күрсәттеләр һәм техникум турында сөйләделәр.
-
Класс сәгате 17.01.2018

Балаларны тәрбияләүдә әти-әниләрнең роле әйтеп бетергесез. Укучыларны киләчәк тормышка әзерләүдә класс җитәкчесенең дә роле зур. 17 нче январь көнне 9 нчы класслар белән “ Балаларга әхлак-әдәп тәрбиясе бирүдә әти-әниләрнең роле” дип исемләнгән класс сәгатен Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 15.01.2018

15 нче январь көнне безнең мәктәп базасында “ Ел укытучысы”-2018 конкурсының куст этабы булып узды. Богады, Меңнәр, Аккуз, Байсар, Киров һәм Сәфәр мәктәбе укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Аларның чыгышларын район мәгариф бүлеге методистлары бәяләде.
-
Экологик тәрбия 15.01.2018

Авыл мәктәбе табигатькә якын, һәм бу уңай фактор укучыларыбыз белән ел дәвамында экологик тәрбия өстендә эш алып барырга ярдәм итә. Башлангыч класс укучылары 10 январь көнне туган ягыбызда кышлаучы кошларга җимлекләр ясап элде. Аларга көн саен җим салып, күзәтүләр алып баруларын дәвам итәләр.
-
“ Россиянең аеруча саклана торган территорияләре” 11.01.2018

Укучыларда экологик тәрбияне арттыру максатыннан, 11 нче январь көнне “ Россиянең аеруча саклана торган территорияләре” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Аны 9 класс укучылары белән география һәм биология укытучысы Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
Янгын саклау хезмәткәре белән очрашу 20.12.2017

Бүген, 20 нче декабрь көнне, Яр Чаллы Янгыннан саклау отрядының Иске Байсар аерым посты бүлеге хезмәткәре Шәрифҗанов Камил башлангыч класс укучылары белән очрашу үткәрде. Ул укучыларны янгыннан саклану куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Балаларны игътибарлы булырга, ут һәм көнкүреш әйберләре белән сак, дөрес эш итәргә кирәклеген кисәтте. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында аеруча сак булырга, шартлаткычлар кулланмаска кирәклеген әйтеп үтте һәм һәр укучыга “Янгыннан саклану кагыйдәләре” таратты.
-
Конкурста җиңүләребез 15.12.2017

12 нче декабрь көнне Актаныш районы администрациясе бинасының актлар залында коррупциягә каршы "Надо жить честно" исемле конкурска нәтиҗә ясалды һәм җиңүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Бу тантанада безнең мәктәп тә читтә калмады. Өченче сыйныф укучысы Закирова Язилә һәм дүртенче сыйныф укучысы Габдуллина Зилия ришвәтчелек темасына багышланган рәсемнәре белән 2 нче урын яуладылар (җитәкчеләре Р.Ф.Нуруллин). 9 нчы сыйныф укучысы Шәрифҗанова Айзирә сочинение-эссе номинациясендә шулай ук икенче урынга лаек булды (җитәкчесе Л.Җ.Закирова). Җиңүчеләрне мәгариф бүлеге һәм район антикоррупцион комитет җитәкчеләре котлады.
-
Фәнни-экологик конференциядә катнашу 15.12.2017

12 нче декабрь көнне Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы вәкиле катнашында булып узган “Туган ягыңны ярат һәм сөй” дип исемләнгән фәнни-экологик конференциядә мәктәбебезнең 7 класс укучысы Альмакаева Лилия катнашып ( укытучысы Салихов Илнар Шәйхенурович) “Туган ягым-аккошлар иле” номинациясендә җиңүче булып танылды һәм сертификат белән бүләкләнде.














