Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Гаилә кыйммәтләре 17.05.2017

15 нче май-халыкара семья көне. Җәмгыятьтәге роле,аның әһәмияте,гаилә традицияләре ,бәйрәмнәре турында 8 нче класс укучылары белән Илнар абыйлары 15 нче май көнне класс сәгате үткәрде.
-
“ Ватанның яшь талантлары” Бөтенрәсәй фестиваль- конкурсының муниципаль этабы 17.05.2017

“ Ватанның яшь талантлары” Бөтенрәсәй фестиваль- конкурсының муниципаль этабында вокал-соло номинациясендә Марданова Г- 1 урын, Зиннурова Л- 2 урын, вокал-дуэт номинациясендә Нурлыгаянов И. һәм Хайбуллин И. - 2 урыннарны яуладылар.
-
"Җиңү символлары" 15.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан 10 нчы май көнне 8 нче класс укучылары белән “ Җиңү символлары” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатен Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
Агач утырту 06.05.2017

Табигатьне саклауда безнең мәктәп укучылары да актив катнашалар. 3 нче май көнне 8,10 нчы класс укучылары география укытучысы Илнар абыйлары җитәкчелегендә Сикия авылы янындагы урманда 1,1 га мәйданда карагай агачы үсентеләре утыртуда катнаштылар.
-
Краски мира 03.05.2017

3 мая 2017 года в МБОУ «Сафаровская СОШ», прошел конкурс рисунков на асфальте «Краски детства», в котором приняли участие ребята 1-6 классы. Ребята изобразили в своих рисунках счастливое детство, мир на земле, любовь к Родине.
-
Экологик конференция 29.04.2017

Укучыларыбыз төрле конкурсларда актив катнашалар. 28 нче апрель көнне Уразай мәктәбе базасында уздырылган экологик конференциядә 7 нче класс укучысы Зиннурова Ләйсән “ Чишмәләр-планетабызның зәңгәр күзләре” номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе: Салихов Илнар Шәйхенурович.
-
“ Тормыш нинди матур “ 27.04.2017

Балалар арасында аңлату эшләре алып бару, аларның дөньяга булган карашларын формалаштыра һәм үзгәртә. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән 26 нчы апрель көнне балалар суицидын кисәтү максатыннан “ Тормыш нинди матур “ дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
Победитель республиканского конкурса 27.04.2017

Сегодня, в День российского парламентаризма, в Государственном Совете подвели итоги конкурсов, состоявшихся в рамках Парламентского урока – 2017 «Стратегия-2030: мой вклад в будущее республики». Торжественную церемонию открыл Председатель Государственного Совета Фарид Мухаметшин. Победителей поздравили заместитель министра экономики Олег Пелевин, заместитель министра образования и науки республики Ильдар Мухаметов, депутаты Государственного Совета. Победителем в конкурсе видеороликов стал и ученик 10 класса нашей школы Гилмуллин Ильназ, с чем мы его поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
“Тукай эзләре буйлап” 26.04.2017

Бүген Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре белән беррәттән җырлы-биюле уенннар, биюләр, Тукай әкиятләре геройлары чыгышы белән үрелеп барды. Музыкаль өлешне мәктәпнең җыр укытучысы Төхбәгалиева И.К алып барды.
-
“Татарстан дигән Ватаным бар, Татар дигән бөек халкым бар” 26.04.2017

Тарих һәм әдәбиятка багышланган “Татарстан дигән Ватаным бар, Татар дигән бөек халкым бар” исемле стена газетасы чыгарылды. Газетаны чыгаруда 10, 11нче сыйныф укучылары зур өлеш кертте.














