Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"язгы чисталык айлыгы" 23.04.2017

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 22 нче апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, яшәреп калды.
-
“ Экологик уикенд” 22.04.2017

Бу көннәрдә мәктәп укучылары җәйге чорда мәктәп янын гөлбакча итү максатыннан, дәресләрдән соң чәчәк рассадалар утырту белән шөгыльләнәләр.
-
"Тамчы шоу" 22.04.2017

5, 6, 7 нче сыйныф укучылары арасында тарих һәм татар теле, әдәбиятына багышланган сорауларга нигезләнеп төзелгән “Тамчы шоу” интеллектуаль уен үткәрелде. “Ялкын” командасы 40 балл җыеп, көндәше “Апушлар”ны икенче урынга калдырды. Кичә җанлы, кызыклы узды.
-
Халыкара донорлар көне 21.04.2017

20 нче апрель - халыкара донорлар көне. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән “ Гомерләрне саклаучылар” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар абыйлары донорлар, аларның әһәмияте турында сөйләде, тәрбияви видеоролик күрсәтте.
-
"Спортивный Татарстан" 21.04.2017

Атналык кысаларында 21 апрель - “ Спортивный Татарстан”дип атала. Бу көнне Габдуллин Нарис Тимерһадиевич җитәкчелегендә урта класс укучылары белән күңелле эстафеталар, башлангыч сыйныф укытучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
-
Госуслуги Татарстн 20.04.2017

19 нче апрель көнне 8 нче класс укучыларын җитәкчесе Илнар Шәйхенурович “ Госуслуги Татарстан порталы” белән таныштырып класс сәгате үткәрде.
-
“ Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- изге эшләр эстафетасы”акциясе 20.04.2017

20 апрель көнне Юрий Гагарин исемендәге балалар оешмасы эзтабарлары һәм варислары өлкәннәрнең өйләренә барып, үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
-
Проектлар яклау 20.04.2017

Бүген, ягъни 20 нче апрель көнне, тарих һәм әдәбият фәннәреннән 6 нчы сыйныф укучылары “Китапка ничә яшь?”, “Бөек Карл”, “Сәфәр авылы тарихы”, “Һ.Такташ” темаларына проектлар якладылар. Һәрбер фәнни эш эчтәлеге һәм эшләнеше буенча тулы һәм аңлаешлы булды.
-
Атналык кысаларында 19.04.2017

Атналык кысаларында 18 апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары белән “Кызыклы грамматика” (татар теленнән), ә 6 нчы сыйныфта “Тапкырлар һәм зирәкләр” (тарих фәненнән) уен-бәйгеләре үткәрелде. Ике команда арасыннан “Яшь тарихчылар” командасы җиңү яулады. Татар телен иң яхшы белүче булып Марданова Илина танылды
-
“ Ветераннар безнең янәшәбездә” 18.04.2017

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында 17.04 көнне өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан һәр отряд шефлыкка барды.














