Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә!” 10.10.2018

Бурдан кала-уттан калмый диләр.Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату,аны булдырмау максатыннан 10 октябрь көнне , 5 класс укучылары белән “Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтә!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар абыйлары укучыларга пожар куркынычсызлыгы , аны булдырмау ,пожар булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында яхшылап аңлатты.
-
Укытучылар, укучылар театр куя 08.10.2018

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары районның мәдәният тормышында да актив катнашалар. 8 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында, “ Идел-йорт” театр коллективлары фестивале кысаларында Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасы белән тамашачыларны сөендерделәр. Район данын яклап 6класс укучысы Солтанова Гөлия, 9 класстан Мирхайдаров Разил,10 класстан Шарифзянова Айзирә һәм уытучылар коллективыннан Илнар Шәйхенурович катнаштылар.Аларга киләчәк тә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Агач утырту акциясе 06.10.2018

6 октябрь-Россия күләмендә агач утырту көне.Бу көнне безнең мәктәп укучылары да агач утырту акциясендә читтә калмады. 8 класс укучылары география-биология укытучысы Илнар Шәйхенурович һәм урманчы Рүзил Насыйров җитәкчелегендә Сәфәр-Киров урманында 3000 гә якын төп карагай үсентеләре утырттылар.
-
Планетабызны саклыйк! 04.10.2018

Табигатьне саклау-һәркемнең изге брычы. Шул максатны күздә тотып алдагы көннәрдә “ Планетабызның сәламәтлеген саклыйк!” дип аталган экологик акция үткәреләчәк. Иске,куллану срогы чыккан батарейкаларны җыеп, утильләштерү күздә тотыла. Бу эш география укытучысы Илнар Шәйхенурович җаваплылыгында үтәчәк.
-
Өлкәннәр көне 04.10.2018

1-10 октябрь аралыгында мәктәптә өлкәннәр ункөнлеге булып узачак. Шушы ункөнлек кысаларында 3нче октябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
1 класслар кунакта 04.10.2018

Балаларда фәнгә карата кызыксыну уяту кечкенә класслардан ук алып барылырга тиеш. 4 нче октябрь көнне,1 класс укучылары,класс җитәкчеләре Диләрә апалары җитәкчелегендә география-биология кабинетында “кунакта” булдылар. Алар белән география укытучысы Илнар Шәйхенурович “ Тау токымнары һәм аларны куллану” дигән темага практик дәрес үткәрде. Балаларга тау токымнары коллекциясе күрсәтелде,аларның килеп чыгышы һәм кулланылышы турында сөйләнелде.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре 28.09.2018

Юлда бааларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 26 нчы сентябрь көнне 5 класс укучылары белән “ Юлда булсаң-бул өлгер!” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович балаларга юл йорү кагыйдәләре, аларны төгәл үтәргә кирәклеге турында аңлатты, укучылар белән фикерләште.
-
Бакчада эш 19.09.2018

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу көннәрдә укучылар мәктәп бакчасында көзге уңышны җыеп алу белән шөгыльләнәләр. Бәрәңге,суган,кишер һәм кызыл чөгендер культуралары җыйналып, саклауга төшерелде.
-
Терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 04.09.2018

Сентябрь ае терроризмга каршы көрәш айлыгы.Шул уңайдан балалар арасында аңлату эшләре алып бару өчен, 3 нче сентябрь көнне, 5 класс укучылары белән “ Терроризм-җәмгыятькә куркыныч тудыручы” дип аталган класс сәгате үткәрелде
-
Экология көне 05.06.2018

Экология конендә балалар чишмәгә барып якын-тирә территориясен чистарттылар, чәчәклэр белән бизәделәр. Кичке якта чишмә янында алган тәэсирләрен альбом битенә төшерделәр.














