Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Ачык ишекләр" көне 08.02.2018

7 нче февраль көнне, 9 нчы класс укучыларының әти-әниләренә “ Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Алар математика, рус теле фәннәре буенча дәресләр карадылар,үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Без онытмыйбыз!" 07.02.2018

2 нче февральдә Сталинград сугышының тәмамлануына 75 ел тулды. Шушы уңайдан 7 нче февраль көнне 9 класс укучылары белән “ Без онытмыйбыз!” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы тарихындагы роле турында сөйләнелде, патриотик рухтагы видеофильм күрсәтелде.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 06.02.2018

Бүген мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуга килгән студентлар үзләре укыган уку йортлары, керү имтиханнары, студент тормышы белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр. Укучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар. Очрашу бик күңелле үтте.
-
Комсомоллар кемнәр алар? 02.02.2018

Быел ВЛКСМ оешуның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Укучыларда туган ил тарихына кызыксыну уяту өчен 2 нче февраль көнне 9 класс укучылары белән “ Комсомоллар-кемнәр алар?” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгате барышында укучыларга ВЛКСМ тарихы турында сөйләнелде, тәрбияви видеофильм күрсәтелде.
-
Олимпиадада катнашу 01.02.2018

Укучыларның бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Мирхайдаров Разил география фәне буенча 29-31 январь көннәрендә үткәрелгән олимпиадада катнашып кайтты.
-
"Классный руководитель года" 26.01.2018

25 января на базе МБОУ «Поисевская СОШ» прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса «Учитель года» по номинации «Классный руководитель года». Нашу школу представила руководитель 5 класса Ахметшарипова А.М. Альбине Марсилевне желаем дальнейших успехов.
-
Информатикадан интеллектуль уен 26.01.2018

Атналык кысаларында 10-11 нче класс укучылары катнашында информатикадан «Морской бой» исемендәге интеллектуаль уен булып узды. Укучылар үзләренең информатика өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр, яңа белемнәр алдылар. Уен бик кызыклы үтте.
-
Математик КВН 25.01.2018

25 январь көнне 5 – 6 нчы класс укучылары катнашында математик КВН үткәрелде. Укучылар “ Кояшкай” һәм “ Йолдызлар” командаларына бүленеп математик биремнәр үтәделәр, кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Кичә 5 класс укучыларының җиңүе белән төгәлләнде.
-
Профориентация 25.01.2018

“Һөнәр сайлау-җаваплы эш “ дип юкка эйтмиләр. 25 нче январь көнне 9 класс укучылары профориентация юнәлеше буенча анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Класс сәгатьләре 24.01.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы кысаларында һәм патриотлык хисе тәрбияләү өчен, 24 нче январь көнне 9 класс укучыларына “ Ленинград блокадасын өзү “ дип аталган класс сәгате үткәрелде. Укучыларга эчтәлекле видеофильм күрсәтелде, совет сугышчыларының һәм кешеләренең героик көрәше турында сөйләнде.














