Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Басмалар чиста булсын! 21.01.2016

Мәктәптән тыш укучыларның хезмәт тәрбиясен оештыру-класс җитәкчесенең төп бурычы булып тора. Шуның өчен 20 нче январь көнне, 7 класс егетләре Илнар абыйлары җитәкчелегендә аръяк урамга чыгучы басманы кардан һәм боздан чистартып, көрәп куйдылар. Бу эш даими алып барылыр дип уйлыйбыз.
-
Яңалыклар белән танышу 21.01.2016

7 касс укучылары һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә дөнья, Россия һәм Татарстан яңалыклары белән танышып баруларын дәвам итәләр. Бу атнада Мухаметов Айдар иптәшләрен яңалыклар белән таныштырды.
-
“ Терроризм-җәмгыятькә куркыныч тудыручы” 21.01.2016

Терроризм - бөтен дөньяга куркыныч тудыручы көч булып тора. Аны булдырмау, аңа каршы көрәш максатыннан укучыларга һәрвакыт аңлату эшләре алып барыла. 21 нче январь көнне 7 класс укучылары белән “ Терроризм-җәмгыятькә куркыныч тудыручы” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
“Геология һәм без” фотографияләр конкурсы 21.01.2016

Район күләмендә үткәрелгән “ Геология һәм без” фотографияләр конкурсында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Гилмуллин Илназ “Туган як табигате” номинациясендә II нче урын, Фахриев Илшат “ Палеонтология” номинациясендә III нче урыннарны яуладылар.Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Математика – минем дустым” 21.01.2016

Математика атналыгы кысаларында 2 сыйныф укучылары “ Математика – минем дустым” дигән кичә үткәрделәр. Укучылар бу кичәдә яңа белемнәр алдылар, математик сорауларга җавап бирделәр. Кичә зур җанлылык белән барды. Балаларга бик ошады.
-
"Кем көчле?" 20.01.2016

19 нчы гыйнвар көнне 5нче һәм 6 нчы класс укучылары арасында "Кем көчле?" Дип аталган интелектуаль уен булып узды. 1 команда "Зирәкләр" һәм 2 Команда "Дуслык" командалары иде. Ярыш бик кызыклы үтте. Укучылар үзләренә математика өлкәсендә бик кызыклы мәгълүматлар тупладылар. Көчле исемен 5 класс укучылары "Зирәкләр" командасы алдылар!
-
Математик КВН 20.01.2016

20 нче январь көнне 1 класста математик КВН үткәрелде. Анда “ Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары үзләренең белемнәрен сынадылар. 19 очко белән “ Тапкырлар” 1 нче урынга чыкты. “Зирәкләр” командасы да күп калышмады, аерма – бары тик 2 очкода.
-
“Excel программасын иң яхшы белүче” 19.01.2016

Бүген, 19 январь, көнне, 9 класс укучылары белән "Excel программасын иң яхшы белүче" исемле конкурс булып узды. Укучылар әлеге программаны белүләрен күрсәтү өчен көч сынаштылар. "Excel программасын иң яхшы белүче" укучылар булып - Гыйлмуллин Илназ, Мирзаянов Айнур, Фахриев Илшат, Шайгарданова Инзилә танылдылар. Молод цы, укучылар!
-
Үрнәк математика дәфтәре 18.01.2016

Бүген укучылар арасында “Үрнәк математика дәфтәре” конкурсы булып узды. Иң яхшы дәфтәрләр түбәндәге укучыларныкы: 5 класста – Исмагилова Адилә, 6 класста – Зиннурова Ләйсән, Мирзаянова Алинә; 8 класста– Шархемуллина Алинә, Шайхелисламова Язилә, 10 класста – Ямалетдинова Айзирә, 11 класста – Мирхайдарова Сөмбел, Фазлыева Таңсылу.
-
9 класста ачык дәресләр 18.01.2016

Бүген мәктәптә 9 класс укучыларының ата – аналары өчен Ачык ишекләр көне булып узды. Алар рус теле һәм математика дәресләрен карадылар. Соңыннан ОГЭ га әзерлек буенча сөйләштеләр.














