Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Әхлак дәресләре 20.01.2016

Бүген мәктәптә һәр класста әхлак дәресләре уздырылды. Ул түбәндәге темаларга үтте: "Тәртип бусагадан башлана"(1-3 класс), "Яхшы сүз җан азыгы"(2-4 класс), "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"(5 класс), "Намусыңны яшьтән сакла"(6 класс), "Нәрсә ул бәхет?" (7 класс), "Сабыр төбе-сары алтын"(8класс), "Кешене туйдыручы һөнәр"(9 класс).
-
"Йолдызлык"ка әзерлек 19.01.2016

Мәктәптә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар 9 февральдә булачак икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
Региональ олимпиада 19.01.2016

14-17 нче январь көннәрендә Казан шәһәрендә укучыларның 'экология фәненнән Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабы үткәрелә. Анда безнең мәктәпнең 9 нче класс укучысы Гарипова Гөлнара да катнаша. Аңа уңышлар теләп калабыз!
-
ГТО нормаларын тапшыру 19.01.2016

15 январь көнне мәктәбебезнең укучы малайлары һәм егетләре турниктан күтәрелү буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Укучыларның нәтиҗәләре алдагы нәтиҗәләргә караганда яхшырак.
-
Указ о проведении Года российского кино 19.01.2016

Президент подписал Указ «О проведении в Российской Федерации Года российского кино».
-
2016 ел - Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы 16.01.2016

Су объектларын саклау һәм торгызу, биологик су ресурсларының, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының яшәү тирәлеген саклау, халыкка уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.
-
Директор яны киңәшмәсе. 16.01.2016

14 январь көнне 9 класста мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән ОГЭ нәтиҗәләре буенча директор яны киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә математика , рус теле фәннәре буенча укучыларның эше анализланып, һәр укучы белән индивидуаль эш алып барырга кирәклегенә басым ясалды.
-
Старый Новый Год 14.01.2016
Уважаемые учителя, ученики, родители! Поздравляем со Старым Новым годом! Пусть, этот год, дарит только веселье, радость, удачу, новые возможности и перспективы. Желаем, чтоб проблемы перестали тревожить, здоровье укреплялось, а семья и друзья всегда были рядом. С праздником.
-
Кышкы спартакиада. 09.01.2016

Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булды. Безнең мәктәпнең укытучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Шахмат буенча Газизова Диләфрүз-1, Өстәл тенисы буенча Газизов Ильдус-3, Дартс буенча Газизов Гадел - 3 урыннарны яуладылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Хакимият чыршы бәйрәме 07.01.2016

7 январь көнне районда узган Хакимият чыршы бәйрәмендә безнең мәктәптән 9 класс укучылары Гарипова Гөлнара, Шамсиев Айдар катнашты. Алдынгы укучыларыбызга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.







