Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
"Созвездие-Йолдызлык" нәтиҗәләре 09.03.2016

2 мартта район мәдәният йортында XVI эстрада сәнгате «Йолдызлык-2016» яшьләр фестиваленең мәктәп укучылары арасында район туры узды. Монда җырчы, хореография коллективлары чыгыш ясады. Иске Кормаш мәктәбе авыл мәктәпләре арасында 2 урын алды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән! 09.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән!
Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
-
1 март -язның беренче көне белән. 02.03.2016

-
"Салют, Победа!" 02.03.2016

Бөек Җиңүгә - 71 ел тулуга багышланган "Салют, Победа!" ярышларында 9 класс укучылары катнашып районда уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре- Газизов Гадел Фирдәвис улы.Афәрин!
-
"Салют Победы" 9 сыйныф егетләренең хәрби ярышы була 01.03.2016

1 нче март көнне "Салют Победы" 9 сыйныф егетләренең хәрби ярышы була. Аларга уңышлар телибез!
-
Укучылар спартакиадасында безнекеләр-өченче! 25.02.2016

22 февраль көнне үткәрелгән Укучыларның Кышкы спартакиадасында уңышлы чыгыш ясап, Иске Кормаш мәктәбенең укучылар командасы 3 урынга лаек булды. Афәрин укучылар! Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2016

Ватанны саклаучылар көне белән!
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, якыннарыгызның җылысын тоеп, кадер - хөрмәттә, бәхетле гомер итегез. Күгебез тыныч, ил-көнебез имин булсын! Дөньялар тыныч булсын, күз яше түгелмәсен, ир-егетләрнең каны коелмасын, тынычлыкта атсын таңнар!
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
ГТО нормаларын тапшыру
11.02.2016
6 нче февраль көнне Иске Кормаш мәктәбе базасында Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм аның филиалларындагы барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшыру буенча чарада катнаштылар. Алар үзләренең яшь категорияләрендә турникта тартылу һәм чаңгы ярышы буенча нормативларны тапшырдылар. Чара бик күңелле үтте.
-
Ф.З.Ахмадишин кубогына чаңгы эстафетасы уза. 06.02.2016

6 февраль көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассысында Ф.З.Ахмадишин кубогына чаңгы эстафетасы узачак. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән: Халимов Рафил, Зарипов Ригель, Каримова Илүзә, Зарипова Диләфрүз ярышта катнашалар. Остазлары 1 категорияле физкультура укытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы. Аларга уңышлар телибез!.
-
Ату ярышы оештырылды. 06.02.2016

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә ату ярышы оештырылды.Кызлар арасында Талипова Гөлнара- 1 нче, Валиева Ләйлә - 2 нче, Бариева Илзирә - 3 нче урында; егетләрдән Зарипов Ригель-1, Фазлыев Нәфис-2 нче, Шәмсиев Айдар - 3 нче урында булды.Афәрин! Җитәкчеләре - Газизов Гадел Фирдәвис улы.







