Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423733, РТ, Актанышский район, с. Старое Курмашево, ул. Центральная, д. 49 |
| Телефон: | +7(855)-525-04-28 |
| E-Mail: | St.kurmashevskaya.Sh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старокурмашевская ООШ» |
| Руководитель: | Гильфанова Филиза Акрамовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 28 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокурмашевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 12.05.2016

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәмгә күптән әзерләнәләр. Рәсемнәр ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр әзерлиләр.
-
Итоговые контрольные работы 12.05.2016

С 11 по 20 мая в нашей школе проходят итоговые контрольные работы в 5-9 классах.
-
Турслет 11.05.2016

Иске Кормаш укучылары физкультура укытучысы белән берлектә турслетка әзерләнәләр.
-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү» бәйгесен йомгаклау турында 10.05.2016

Мәгариф һәм фән министрлыгының, МКУ “Мәгариф идарәсе” планы нигезендә, Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру; Габдулла Тукай әсәрләре аша туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү максатыннан сыйныфлар арасында Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча бәйге оештырылды. Бәйгедә барысы 29 мәктәп катнашты. Мәктәпләр Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерүгә зур көч куйганнар, әзерлек белән килгәннәр. Жюри әгъзаларе катнашучының сәхнәдә үз-үзен тотышына, башкару осталыгына, интонациясенә, сүзләрне дөрес әйтүенә, дикциясенә, тыңлучы белән аралаша белүенә, конкурс темасына туры килүнә, тамашачының кичерешләренә йогынты ясавына нигезләнеп урыннар чыгардылар. Түбәндәгеләрдән чыгып, боерык бирәм:
1.Түбәндәге мәктәпләрне МКУ “Мәгариф идарәсе” нең дипломнары белән бүләкләргә.
Урта мәктәпләр арасында:
- 3 урынны алган – Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбен.
Төп мәктәпләр арасында:
- 2 урынны алган – Югары Яхшый, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәпләрен;
-
-
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләре! 10.05.2016

Быел без Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Якынлашып килгән Җиңү көне - илебездәге бар халыкны берләштерә торган иң зур бәйрәм. Ул көн шатлыклы да, борчулы да, моңсу да...
Сугыш афәте, илебезнең hәp йортына кереп, күңелләрдә тирән яра эзләре калдырган. Бу елларда югалту кичермәгән гаиләләр илебездә булмагандыр, мөгаен. Сугыш турындагы тетрәндергеч хатирәләрне әтиләребез, бабаларыбыз, агаларыбыздан ишетеп үстек...
Сугыш елларында да мөгаллимнәр, үз хезмәтенә тугры калып, белем биргәннәр, ил улларын, чын батырлар тәрбияләгәннәр, шул рәвешле җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткәннәр. Фидакарь булганнары өчен рәхмәтле без аларга!
Кадерле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Шушы күркәм бәйрәм белән котлап, Сезгә имин тормыш, тигезлек, hәp көнегезнең кадерен белеп, тынычлыкта яшәвегезне телибез!
-
Мәктәп китапханәчеләренең район семинары 05.05.2016

28 апрель көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең “Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча проект эшчәнлеге” темасына район семинары үтте.
Семинарда “Без – Тукайлы халык мәңгегә!” 1-8 класс укучылары катнашында Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде, башлангыч класс укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкияте күрсәтелде. Гөлшат Хавил кызы мәктәп китапханәчеләре катнашында "Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән уен-викторина оештырды. Чара барышында мәгариф идарәсенең методисты Ләйсән Рәшит кызы мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды, "Китап турында сөйлим" дигән районкүләм буктрейлерлар конкурсына йомгак ясады, җиңүчеләрне тәбрикләде. Килгән кунаклар шулай ук “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда экскурсиядә булдылар. Иске Кормаш мәктәбеннән семинарда китапханәчебез Халимова Лилия катнашты.
-
Конкурс «Лучший снайпер – 2016 года» 05.05.2016

30 апреля прошел районный юбилейный конкурс «Лучший снайпер – 2016 года». Из МБОУ "Старокурмашевской ООШ" участвовали : Зарипов Р. , Халимов Р. на 2 месте Поздравляем!
-
Праздник Весны! 03.05.2016

Первое мая - Праздник труда, День труда, Праздник Весны и День Международной салидарности трудящихся, отмечается во многих странах и территориях мира. С праздником всех!
-
Бакча эшләре башланды. 30.04.2016

Иске Кормаш мәктәбендә бакча эшләре башланды. Укучылар бәрәнге утырттылар .
-
"Имин көпчәк 2016" 30.04.2016

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, һәр елда да район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үткәрелә. Бәйге шартлары буенча, бу ярышта 12 яше тулмаган укучылар катнаша ала. Быел Гарипов Булат, Фаррахова Таңсылу, Кәримов Рөстәм, Ибрагимова Гөлнәзирә безнең мәктәп данын яклап чыгыш ясадылар. Уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Молодцы! Укытучылары:Газизов Г.Ф.







