Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Игелек кылырга ашыгыйк! 11.12.2018

Балалар ижат узэгендэ шогыльлэнуче укучылар инвалидлар ункөнлеге кысаларында Пучы авылы картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләр өчен концерт куйдыларТирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик. Булдыра алганча аларга игътибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк, күңел җылысын бирик...
-
Ак торналар-теләгеңне чынга ашыра... 11.12.2018
Актаныш балалар иҗат үзәгендә быел 14 тапкыр "Ак кәгазъ торналар" бәйгесе үткәрелеп, йомгак ясалды.Сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар үзләренең күңел кичерешләрен кәгазьдән эшләнгән эшләрендә чагылдыралар.Бәйгегә куелган эшләнмәләрне карач,ирексездән йөрәк талпынып куя - искиткеч матур эшләр!Күпме хезмәт,сабырлык һәм фантазия салынган аларга.Оригами ысулы белән эшләнгән кәгазь әкият дөньясы!Барлык балаларга да зур рәхмәт әйтеп,бары изге теләкләр генә җиткерәсе килә.Сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барган бәйрәмдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.Барлык катнашучы укучылар сертификат белән беррәттән Бердәм Россия партиясе вәкилләре бүләкләренә ия булдылар.Җирле мөхәррият җитәкчелеге дә истәлек бүләкләре тапшырды.Бәйрәм татлы ризыклар белән табын янында чәй эчү белән тәмамланды. -
Бездә кунак бар/В гостях у ребят 10.12.2018

Инвалидлар декадасы кысаларында Балалар иҗат үзәгендә чараларга балалар зур кызыксыну белән киләләр.Бүген бездә кунакта Илһам Шәйхетдинов булды.Спорт сөюче бу егетне барлык педагоглар да беләләр һәм бик якын итәләр.Кул сәгатен Илүзә Муллахмәтова бәйрәм уңаеннан бүләк итте.
-
Җиңүчеләр -җырчы сандугачлар!/Наши победители- "Лачыннар" 10.12.2018

Казан шәһәрендә "Тормыш ритмнарында"девизы астында оештырылган "Прорыв" бәйгесендә Актаныш балалар иҗат үзәгенең вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче "Лачыннар"вокаль ансамбле зур җиңү яулады-1 урын алды.Ялгыз җыр номинациясендә чыгыш ясаган Белоусов Мансур да "Яшь сәяхәтче" җыры белән 1 урынга лаек булды.Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!/Поздравляем победителей! 08.12.2018
8 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Мөслим,Актаныш,Минзәлә,Тукай районнары һәмЧаллы шәһәре көрәшчеләре арасында ачык турнир буллып узды.Актаныш районы данын Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Пучы көрәшчеләре яклады.Үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясаучылар:1 урын – Шамсиев Илназ; Гилемов Салават,Хабетдинов Салават;2 урын – Марданов Ришат;3 урын – Рузибоев Дамир,Захиров Булат.Остазлары – Садри Анис.Уңышларыгыз белән котлыйбыз! -
Открытые соревнования по простейшим автомоделям среди детей-инвалидов и детей с ОВЗ в Актаныше 08.12.2018
8 декабря 2018 года на базе спорткомплекса «Иман» Актанышского муниципального района были проведены Республиканские соревнования по простейшим автомоделям среди детей-инвалидов и детей с ОВЗ. Организатор Соревнования – МБОУДО «Центр детского творчества».1 место-МАУДО «ЦДТТ №5 г.Н.Челны. Руководитель-Мусин А.Р.
2 место- МБУДО «Центр детского творчества» Ютазинского района. Руководитель-Ильясов Р.С.
3 место- ГБОУ «Такталачукская ШИ» Актанышского муниципального района.Руководители-Тазиев Х.Х, Шаймарданов Р.Ш -
Игелек бәйрәме/Праздник добра 07.12.2018

Актаныш балалар иҗат үзәгендә игелек бәйрәме үтте.Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар өчен күңелле очрашулар оештырылды.Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән бергә иртәннән үк барлык бәйрәмгә килүчеләрне каршы алдык.Мул табында янында сөйләшү дә,район җитәкчеләренең котлаулары да,күңелле мастер-класслар да,район үзәгендә оештырылган экскурсия дә бик мавыктыргыч булды бүгенге кунаклар өчен.
-
Тәҗрибә уртаклашу/Стажировка педагогов
07.12.2018
Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Хабибулина Рифа Рифкать кызы Лениногорск шәһәрендә стажировкада булды.Республиканың барлык районнарыннан килгән педагоглар керамиканың тарихы,эшләү үзенчәлекләре,яңа алымнар белән таныштылар.Иң мөһиме узара фикер алышып,эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
-
Активисты районного совета "Ак җилкән" участники профильной смены 04.12.2018
Балалар иҗат үзәге каршында оештырылган "Ак җилкән" район советы лидерлары 30.11.2018 ел- 03.12.2018 ел вакыт аралыгында "Синең вакытың- Твое время"республика профельле укуларында катнаштылар.Укулар Россия укучылар хәрәкәтенең төбәкара Форумы белән тәмамланды.Шулай ук РДШ ның Республика советы сайланды.Район балалар оешмалары советының "Гражданлык активлыгы"эш юнәлешенең лидеры Хаернасова Наилә Республика советынның әлеге юнәлеше буенча зур лидер итеп билгеләнде.Лидер районного совета детской организации "Ак җилкән"Хаернасова Н.Р. избрана Большим лидером по направлению деятельности "Гражданская активность"РДШ -
Көрәшчеләр - кабат җиңүче! 03.12.2018

1 декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Вәлиев Булат Зиннур улы истәлегенә, “Татнефть” призына үткәрелде .Әлеге ярышта Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз җиңү яуладылар:
1 урын– Шәмсиев Ильназ;
2 урын – Хабетдинов Салават;
3 урын – Гилемов Салават.
Котлыйбыз!
Остазлары Садри Әнис.









