Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Нәфис сүз бәйгесе җиңәчесен котлыйбыз!/Поздравляем победителя! 27.01.2019
26 гыйнвар көнне Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышланган "Моң кайтавазы” дип исемләнгәнII Республикакүләм нәфис сүз фестивале үтте. Конкурста "Сәнгатьле суз" тугәрэгенә йоруче укучыларыбыз да актив катнаштылар. Үзе язган шигырен башкарып, Газизов Инсаф махсус буләккә ия булды. -
"Ак калфак"лар бездә кунакта/Мы всегда рады Вам! 25.01.2019

"Ак калфак"клубы Актаныш Балалар иҗат үзәгендә һәрвакыт хөрмәтле кунак.Өлкәннәребез үзләре дә бик теләп һәм яратып безнең педагогларыбыз белән аралашалар.Чираттагы мастер-классны Акмалова Рәзифә Мирсәгыйть кызы алып барды.Бергәләп гадәти булмаган ысул белән рәсемләү серләренә төшенделәр.Гади генә булып тоелган эш соклангыч сурәт китереп чыгарды.Күңелле дә, мавыктыргыч та мастер-класс "Ихлас" үзәгендә төрле тренинглар белән дәвам итте.
-
Алдынгылыр җыенында бүләкләнде/На слете передовиков 19.01.2019
Һәр ел саен хезмәт алдынгылыры җыены үткәрү- күркәм традиция булып тора. Әлеге бәйрәм 2019 елның 18 январендә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда танаталы төстә оештырылды.Балалар иҗат үзәгенең “Көрәш” түгәрәгендә шөгыльләнүче Рәсәй чемпионы Шәмсиев Ильназ район Башлыгының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. -
Җиңүчебезне котлыйбыз!/Поздравляем победителя! 17.01.2019
"Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы үткәргән "Иң яхшы шигырь"бәйгесендә 2 урын алган Актаныш Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз"түгәрәгенә йөрүче Язилә Хәбетдинованы котлыйбыз!Җитәкчесе- Ләйсән Газизова. -
Зур мастер-класс!/Мастер- класс для всех! 16.01.2019

Актанышта һәр ел саен еллык нәтиҗәләр буенча алдынгыларны зурлап хөрмәтләү танатанасы оештырыла.Бу күркәм бәйрәмгә хәзерлек аеруча игътибар үзәгендә була.Балалар иҗат үзәге коллективы да үзләре алдына куелган бурычны зур тырышлык белән башкарды. Күләмле кул хезмәте сораган бизәү эше коллектив өчен мастер-класска әйләнде.Күмәк күтәрсә-күлне күчерә.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем ! 11.01.2019
Газизов Инсаф принял участие в I Республиканском интернет-фестивале музыкально-поэтического творчества "Монлы сузем" и награжден дипломом участника конкурса.Балалар иҗат үзәгенең “Нәфис сүз” түгәрәгенә йөрүче Газизов Инсаф “Моңлы сүзем” әдәби -музыкаль интернет бәйгедә катнашып, Диплом белән бүләкләнде.Педагог - Газизова Ләйсән Фидәис кызы. -
Чыршы бәйрәме/Прощаемся с елкой 11.01.2019
Балалар иҗат үзәгендә күңелле чара - Чыршы озату бәйрәме үтте. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик мавыктыргыч бәйрәм булды.Матур маскалар кигән педагоглар мультфильмнан яңа гына балалар янына килгән серлелек, әкияти халәт тудырдылар.Бизәлгән чыршы янында кызыклы уеннар,ярышлар,җырлар,биюләр тынып тормады.Бәйрәмдә күчтәнәчләр дә өләшенде.Яңа ел каникулларыннан соң оештырылган бу әкияти тамаша балаларга да,кунакка килгән әти-әниләргә дә бик ошады.В ЦДТ дети прощались с новогодней елкой. -
Безнең педагог эш тәҗрибәсе белән уртаклаша!/Наш педагог в Пекине! 09.01.2019

Актаныш Балалар иҗат үзәге педагогы Муллахметова И.М. 27.12.2018 ел-07.01.2019 ел вакыт аралыгында Кытайның Пекин шәһәрендә булып кайтты.Эшлекле сәфәрдә инглиз телен балалар бакчасында өйрәтү буенча эш тәҗрибәсен өйрәнде. Мастер-класс күрсәтеп,үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.Хезмәттәшебезгә "Әфәрин!"дип әйтәсе, киләчәктә дә уңышлар телисе килә.
-
Наши победители-наши активисты/Безнең җиңүчеләребез! 07.01.2019
2019 елның 5 январь көнендә мәгариф хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары оештырылды.Ярышлар дүрт төр буенча барды.Өстәмә белем бирү педагоглары Ләйсән Газизова өстәл тенисы буенча 2 урын, йөзү ярышында Әлфия Фатыхова 2 урын яуладылар.Ә “Иң өлкән ярышта катнашучы” исемен Мухамадиев Д.С . яулады.Барыгызны да җиңүләрегез белән котлыйбыз!Соревнования среди работников образования проводятся во время зимних каникул. 5 января 2019 г. педагоги дополнительного образования ЦДТ активно участвовали на этих соревнованиях. -
Җиңүче көрәшчеләребез!/Наши борцы-победители! 07.01.2019
6 нчы январьда Актанышта татарча көрәш буенча Кыш бабай бүләкләре өчен ярыш үтте. Уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:1 урын - Марданов Ришат, Шәмсиев Илназ, Нургалиев Айзат, Загиров Булат,Хабетдинов Салават;2 урын - Гилемов Салават,Хафизов Ильяс;3 урын - Имамов Айвар,Рузибоев Дамир.Булдырдыгыз, егетлэр!Тренер - Садри Энис.









