Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелде 19.08.2018

Бүген, ягъни 19 август көнне, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фаттахов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту буенча урынбасары Роза Имамова, мәктәп директорлары белән берлектә районның белем йортларында булдылар. Максатлары мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү иде.
-
Мәктәпнең материаль-техник базасын яңарту 18.08.2018

Ел саен мәктәбебез бакчасында төрледән-төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез. Бакчада ел дәвамында укучылар һәм укытучылар бердәм көч куялар. Җәйге каникул чорында һәрбер укучы мәктәп бакчасында бик теләп эшли. Яңа 2018-2019 уку елына әзерлек максатыннан, бакчабыздан җыеп алган яшелчә, җиләк-җимешләрне сатып, шулай ук "Үз мәктәбеңә булыш" республикакүләм акциядә иганәчеләрдән һәм мәктәбебезне электән тәмамлаган укучыларның матди ярдәме белән рус теле кабинетына ремонт ясалды һәм өр-яңа парта-урындыклар белән тәэмин ителде.
-
2004 нче елгы чыгарылыш класс укучылары очрашуы 18.08.2018

18 нче август көнне Яңа Әлем мәктәбендә, мәктәпне 2004 нче елда тәмамлаган укучылар һәм аларны укыткан укытучылар очрашуга җыйналды. Башлангыч сыйныфта укыткан укытучылары Фәйрүзә Нәкый кызы, югарый сыйныфта укыткан Гөлназ Мөбәрәк кызы, классска җыелышкач та бик күп хатирәләрне искә төшерде. Килгән кунаклар мәктәп музеенда да булдылар, авылыбыз шәҗәрәсеннән карап, үзләренең нәсел җепләрен барладылар. Югары сыйныфта үзләре укыган татар теле кабинетына, "Үз мәктәбеңә булыш" республикакүләм акциядә катнашып, класс тактасы бүләк иттеләр. Аларның сыйныфташы, мәктәп директоры Илназ Илшат улы һәм мәктәп коллективы исеменнән 2004 нче елгы чыгарылыш укучыларына зур рәхмәт! Киләчәктә дә сафлары кимемичә, саулык-сәламәтлектә, тагын да артыбрак очрашырга язсын дигән теләк белән таралыштылар.
-
Укучыларыбыз Авиашоу кысаларында бәйгедә катнаштылар 17.08.2018

Актанышта техник иҗатны үз итүчеләр Авиашоуга бик зур дулкынлану белән әзерләнделәр. Техник модельләштерү белән максатчан шөгыльләнүче остазлар да, укучылар да үзләре ясаган модельләрне кат-кат күздән кичерде, яңартты, яңа детальләр өстәде – камилләштерде. Авиашоу кысаларында алар үз күргәзмәлекләрен тәкъдим иттеләр. Яңа Әлем мәктәбе укучылары да, Актанышта беренче тапкыр уздырылган Авиашоу кысаларында, авиамодельләштерү бәйгесендә, үзләре ясаган ракета белән катнаштылар. Җитәкчеләре хезмәт укытучысы - Сахипов Илшат Мансур улы.
-
Мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү 13.08.2018

Җәйге каникулның соңгы ае бара. Яңа уку елы башланырга да күп калмый. Димәк, балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эш башларга, барысы да әзерме-юкмы икәнлекне тикшерергә вакыт җитте. Һәм бу эш башланды инде. Бүген безнең мәктәптә мәгариф идарәсе, хөнәр берлеге, гадәттән тыш хәлләр белгечләреннән торган комиссия мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде. Әлбәттә, беренче чиратта объектларның сакланышын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәләләргә басым ясалады.
-
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш 06.08.2018

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралды. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000нән артык делегат катнашты. Форум кысаларында эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу оештырылды. Форумда Яңа Әлем мәктәбе директоры Илназ Илшат улы милләттәшләрне үзе җитәкләгән интернет-проектлар белән таныштырды.
-
Мәктәп бакчасында җәйге өмә 31.07.2018

Җәй аеның бер көнендә мәктәп бакчасы хезмәт гөрелтесенә күмелде. Бу көнне укытучылар һәм техник хезмәткәрләр ярдәме белән җәйге өмә оештырылды. Алар ярдәме белән бакчадагы чүп үләннәре, зур агачлардан коелган агач ботаклары чистартылды. Өмәдә катнашкан хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чүп-чарны ташу өчен транспорт белән тәэмин иткән "Башак" ҖЧҖ җитәкчелегенә дә зур рәхмәт.
-
Яңа Әлем мәктәбенә яңа директор билгеләнде 20.07.2018

Актаныш районының берничә мәктәбе яңа уку елын яңа җитәкчелек кул астында башлаячак. Яңа Әлем мәктәбендә шактый еллар дәвамында директор булып эшләгән Гарипов Даниал Дәниф улы Киров урта мәктәбе директоры итеп билгеләнде. Ә Яңа Әлем мәктәбе директоры вазыйфалары исә Илназ Илшат улы Шәриповка йөкләтелде. Моңа кадәр Илназ Илшат улы Актаныш районы мәгариф идарәсе методисты булып эшләде. Әлеге вазыйфаларга билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар телибез!
-
Уроки безопасности перед летними каникулами 30.05.2018

В рамках информационно-профилактической работы 30 мая в МБОУ «Новоалимовская ООШ» состоялись уроки безопасности. Классные руководители рассказали ученикам о соблюдении требований пожарной безопасности дома и в общественных местах, напомнили правила эвакуации в случае возникновения пожара и других чрезвычайных ситуаций, а также поведали о правилах использования первичных средств пожаротушения.
-
Агачларны агартырга онытмагыз 18.05.2018

Агачларның кәүсәсен һәм ботакларын агарту эшләрен апрель-май айларында, җир җылынганчы, зарарлы бөҗәкләр уянганчы башкарырга кирәк. Эремә сыйфатлы булса, агачларны бер тапкыр агартып чыгу да җитә.



