Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
"Ягез әле егетләр" 21.02.2013

21 нче февраль көнне 8,11 һәм 9-10 нчы сыйныф егетләре арасында "Ягез әле егетләр" бәйгесе уздырылды. Егетләр сафта йөрү һәм җырлау, гер күтәрү, канат тарту, турниктан тартылу, автомат сүтеп җыю, автоматтан ату, эстафета, бәрәңге әрчү, юмористик ситуация кебек ярышларда көч сынаштылар. Ике команда да тигез барды һәм 1-2 нче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Пробный ГИА-9 19.02.2013

19 февраль көнне мәктәп администрациясе тарафыннан 9 сыйныф укучылары өчен математикадан пробный ГИА үткәрелде. Әлеге тестта 12 укучы катнашты.
-
ГТО нормаларын тапшыру 19.02.2013

19 февраль көнне мәктәптә "Сәламәтлек көне" үткәрелде. Барлык укучылар, укытучылар һәм тех работниклар да ГТО нормаларын тапшырды.
-
"Татар егете - 2013" 18.02.2013

18 февраль көнне район күләмендә "Татар егете - 2013" сайлап алу туры үткәрелде. Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Имамов Илназ катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Пробный ГИА-9 16.02.2013

16 нчы февраль көнне мәктәп администрациясе тарафыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән пробный ГИА үткәрелде.
-
"Изге Вәли көне" 15.02.2013

15 февраль көнне Изге Вәли көненә багышланган "Бер күрүдә гашыйк булу" кичәсе уздырылды. Кичәдә укучылар, авыл яшьләре һәм яшь укытучылар катнашты. Бәйрәмдә җиңүче пар "Татарча солянка" концертына билет белән бүләкләнде.
-
"Ел укытучысы - 2013" 13.02.2013

13 нче февраль көнне Сәфәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Ел уытучысы -2013" бәйгесенең 2 туры утте. Әлеге зонада 7 мәктәп укытучылары катнашты. Укытучылар үзләренең осталыкларын 20 минутлык дәрес һәм методик семинар ярдәмендә күрсәттеләр.
-
"Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесе 08.02.2013

8 нче февраль көнне "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесе үткәрелде. Бу татар милли-мәдәни мохтарияте укучыларны туган телгә, мәдәнияткә җәлеп итү, гореф-гадәтләрне, йолаларны оныттырмау, татар рухында тәрбияләү максатлары белән оештырылды. Әлеге бәйгедә 1-11 сыйныфтан 1 кыз, 1 егет катнашты.
-
Мониторинг
07.02.2013
7 нче февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 4 нче сыйныф укучылыры өчен рус теле һәм табигать белеменнән мониторинг үткәрлде. Элеге тестта безнең мәктәптән 8 укучы, Олыимән башлангыч мәктәбеннән 2 укучы катнашты.
-
Мониторинг 06.02.2013

6 февраль көнне 4 нче сыйныф укучылары өчен математика һәм татар теле фәннәреннән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мониторинг үткәрелде. Әлеге тестта безнең мәктәптән 8 укучының белемнәре сыналды.










