Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Татарча көрәш
27.03.2013
26, 27 нче март көннәрендә районда Глава призына татарча милли көрәш буенча ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән: Бокаян Т (5 класс) - 3 урын, Гардиев А (2 класс) - 3 урын яуладылар, ә команда 5 нче урынга лаек булды. (Укытучы Туктаров Б. Р) Афәрин, егетләр!
-
Мини мисс сайлап алу туры 26.03.2013

Бүген "Яшьек" мәдәниять үзәгендә "Мини мисс" бәйгесенең сайлап алу туры үткәрелә. Безнең мәктәптән 1 класс укучысы Хузина Азилә, 5 класс укучысы Карамуллина Юлия үз көчләрен сынаша. Уңышлар сезгә, кызлар!
-
Пробный ГИА
26.03.2013
Бүген АСОШ №2 мәктәп базасында 9 нчы класс укучылары рус теленнән пробный ГИА эшлиләр. Монда безнең мәктәптән 12 укучы катнаша. Уңышлар сезгә,укучылар!
-
ЕГЭ
23.03.2013
Бүген АСОШ №2 мәктәп базасында 11 нче класс укучылары математикадан пробный ЕГЭ эшләделәр. Безнең мәктәптән 7 укучы катнаша. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Ягез әле кызлар! 07.03.2013

7 март көнне 5-11 класс кызлары арасында "Ягез әле кызлар" бәйгесе үткәрелде. Кызлар 3 командага бүленеп тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Бәйгедә дуслык җиңде. Бәйге бик күңелле, матур булды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
Рәхмәт сиңа Әлифба! 06.03.2013

6 март көнне 1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. Укучылар үзләренең тапкырлыкларын, җыр - биюгә осталыкларын күрсәтте. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килгән иде. Бәйрәм бик күңелле булды.
-
8 нче март бәйрәме. 06.03.2013

6 март көнне 1-4 нче класслар арасында 8 нче март уңаенна бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
Олимпиада
05.03.2013
Бүген 6 нчы класс укучыларының математикадан олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәптән Сибгатуллин Искәндәр, Рашитов Илшат катнашты. Уңышлар сезгә!
-
Район китапханәчеләр семинары 26.02.2013

26 нчы февраль көнне "Мәктәп китапханәчесенең иҗади эш лабораториясе" исеме астында район мәктәп ктапханәчеләр семинары үткәрелде. Семинар барышында "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" исемле интеллектуаль уен һәм "Война, беда, любовь и юность" исемендәге музыкаль әдәби композиция күрсәтелде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!!! 23.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез!!! Колыйбыз сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! Ныклы сәламәтлек, эшегездә, укуыгызда зурдан зур уңышлар, бәхет телибез!!!










