Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 61 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов и 4 воспитателя |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Сайланма имтиханнар 30.05.2013

Буген 11 нче сыйныф укучылары өчен биология һәм тарих фәннәреннән ЕГЭ формасында сайланма имтиханнар үткәрелә. Әлеге укучыларга уңышлар телибез!
-
Математика ГИА 28.05.2013

Бүген 9 класс укучылары математикадан ГИА тапшырдылар. Аларга уңышлар телибез.
-
Рус теленнән ЕГЭ 27.05.2013

27 май көнне 11 класс укучыларының рус теленнән БДИ булды. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе
Үзгәртә дә куя язмышны!
-
Татар теленнән имтихан 22.05.2013

22 май көнне 11 нче сыйныф укучылары өчен татар теленән имтихан үткәрелде. Укучыларга алдагы имтиханнарында да уңышлар теләп калабыз!
-
9 май 09.05.2013

9 май көнне Актанышта Җиңү көненә багышланган театральләштерелгән тамашада мәктәп укучылары моряк биюе белән катнашты.
-
Җиңү көне 08.05.2013

8 нче май көнне Киров мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган митинг булды. Укучылар сугыш һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады. Сугышта Һәлак булган авылдашларны 1 мин тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә һәйкәлгә венок куйдылар.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес 30.04.2013

30 нчы апрель көнне тормыш иминлеге нигезләреннән Шәйхелмарданов Әнәс Вазих улы ачык дәрес үткәрде. Дәреснең теория өлеше актлар залында, ә практик өлеше мәктәп яны стадионында үткәрелде.
-
Республиканский конкурс проектов по техническому труду 27.04.2013

ЕИ КФУ базасында технологиядән республикакүләм проектлар конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән Башаров А.(7 кл), Шәйхелмарданов Р.(9 кл), Мурзин Ф.(10 кл) катнаштылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр (Укытучылары Шәйхелмарданов А.В.).
-
"Сәләтле" 27.04.2013

27 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Г.Акыш исемендәге Лицей-интернат №84 базасында 4-7 сыйныф укучылары арасында республикакүләм конкурс үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Аглямова Алинә призлы урын яулап Диплом (укытучылары Касимова Р.Р., Валиева Г.С.), катнашкан укучылар Свидетельство белән бүләкләнделәр.










