Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Сәламәтлек театры" 19.12.2012

19 нчы декабрь көнне районкүләм мәктәпләр арасында "Сәламәтлек театры" конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 2-4 класс укучылары арасында Киров урта мәктәбе укучылары 1 урынны яулады. Котлыйбыз!!!
-
"Йолдызлык-2013" гала-концерты 17.12.2012

17 нче декабрь көнне район Мәдәният сараенда эстрада сәнгатенең "Йолдызлык-2013" яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. Бәйрәмнән беркем дә буш кулсыз китмәде, һәр канашучыга бүләк эләкте. "Йолдызлык-2013" бәйгесендә Киров урта мәктәбе лаеклы 3 нче урынны яулады һәм бик күп катнашучылар грамота, дипломнарга лаек булдылар.
-
Волебол ярышы 05.12.2012

5 ноябрь көнне район күләмендә волебол ярышы булды. Киров мәктәбеннән дә егетләр командасы катнашты.
-
Йолдызлык 27.11.2012

27 ноябрь көнне "Йолдызлык - 2012" бәйгесенең зональ турлары үтте.
-
"Әниләр бәйрәме" 26.11.2012

26 ноябрь көнне Киров мәдәният йортында укучылар тарафыннан әзерләнгән "Әни, әнием, әнкәй" исеме астында концерт оештырылды. Концерт бик күңелле, матур булды.
-
Баскетбол ярышы 24.11.2012

24 ноябьдә район күләмендә егетләр арасында баскетбол ярышы булды. Бу ярышта Киров мәктәбеннән дә егетләр командасы катнашты һәм 5 нче урынны яуладылар.
-
Сәламәтлек театры 20.11.2012

20 нче ноябрь көнне мәктәп күләмендә 1 -6 класслар арасында "Сәламәтлек театры" үтте. Һәр класс бик актив катнашты һәм беренче урынны 2 нче класс укучылары яулады.
-
Математика олимпиада 19.11.2012

19 ноябрь көнне район күләмендә 7-11 класслар арасында математика фәненнән олимпиада үтте. 11класс укучысы Кашапов Шамил 2 урынны яулады. Афәрин! Киләчәктә дә шундый уңышларга ирешүеңне теләп калабыз.
-
Баскетбол ярышы 17.11.2012

17 ноябрь көнне район күләмендә кызлар арасында баскетбол ярышы булды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән дә кызлар командасы катнашты һәм 3 урын яуладылар.
-
Акробатика ярышы 17.11.2012

17 ноябрь көнне районда Акробатика ярышы булып узды. Әлеге ярышта Киров мәктәбеннән 6 класс укучылары Аглямов Илназ, Рашитова Алияләр катнашты. Аглямов Илназ - 2 урын, Рашитова Алия - 3 урын яуладылар.










