Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Әниләр бәйрәме 27.11.2023

27 ноябрь көнне Әниләр бәйрәме уңаеннан уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне булды. Әниләр безгә кунакка килделәр. Тәрбияче,Эльмира Ришат кызы, балалар белән математика эшчәнлеге күрсәтте. "Теремкәй" әкиятенә нигезләнеп балалар математик биремнәр чиштеләр, белемнәрен ныгыттылар. Шөгыль әниләргә дә, балаларга да бик ошады.
27 ноября в честь праздника, посвящённый ко дню Матери,в средней группе состоялся день открытых дверей. Мамы пришли к нам в гости. Воспитатель, Эльмира Ришатовна, продемонстрировала математическую деятельность с детьми. На основе сказки «Теремок» дети решали математические задания, укрепляли знания. Занятие очень понравилась и мамам, и детям.
-
Тәҗрибә белән уртаклашу/Обмен опытом 22.11.2023

Минзәлә шәһәренең 10 нчы "Чишмә" бакчасында "Балалар бакчасында федераль белем бирү программасын тормышка ашыру шартларында уен эшчәнлегенең заманча ысуллары, алымнары һәм технологияләре" темасы астында семинар-практикум булып үтте. Анда Актаныш районыннан, шулай ук Тукай һәм Минзәлә районнарыннан педагоглар катнашты. 10 нчы "Чишмә" МБДОУ педагоглары балалар белән эшләүдә заманча технологияләр күрсәттеләр. Якты ком өстәле белән эш, робототехника, Фребель бүләкләре, интерактив уен өстәле, экология дәресенең фрагментын күрсәттеләр һәм Эбру техникасында рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кунакларга балалар татар телендә "Шалкан" әкиятен һәм инглиз телендә сөйләшә белүләрен күрсәттеләр.
В детском саду №10 "Чишма" прошел семинар-практикум на тему "Современные методы, приемы и технологии игровой деятельности в условиях реализации федеральной образовательной программы в детском саду". В нем приняли участие педагоги из Актанышского района, а также из Тукаевского и Мензелинского районов. Педагоги МБДОУ №10 "Чишма" показали современные технологии работы с детьми. Показали световой песчаный стол, робототехнику, награды Фребеля, интерактивный игровой стол, фрагмент урока экологии и мастер-класс по рисованию на технике Эбру. Гостям ребята продемонстрировали сказку «Шалкан» на татарском языке и умение говорить на английском языке.
-
Яшь каләм остасы/ Юный мастер пера 20.11.2023

Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узган, Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсында, бакчабызның яшь каләм остасы Сәидә Маликова катнашып Дипломга ия булды.
Бүләкләнү тантанасы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында узды.Сәидәне җиңүе белән котлыйбыз. Алда да уңышлар теләп калабыз!Җитәкчеләре: Бәдертдинова Ирина Ригель кызы, Максутова Ләйсән Рөстәм кызы.
В республиканском конкурсе детской и юношеской драматургии, прошедшем в рамках театрального фестиваля имени Гумера Марданова, приняла участие юный мастер пера Саида Маликова. Церемония награждения состоялась в Атнинском татарском государственном драматическом театре имени Габдуллы Тукая. Поздравляем с победой Саиду. Желаем удачи!
Руководители: Бадертдинова Ирина Ригелевна, Максутова Лейсан Рустамовна.
-
ЭКО - акция "Водорослям крышка!" 09.11.2023

Безнең 4 нче балалар бакчасы, 2023 елның октябрь ахырында, “Водорослям крышка!” экологик акциядә катнашты. Нинди акция соң бу? Һәр төркем, һәр бала, һәр ата-ана, ел буе пластик капкачлар җыйды. Җыелган капкачларны без Саратов өлкәсендәге пластик капкачлар җыю пунктына тапшырдык. Бу капкачлар эшкәртелүгә җибәрелә. Эшкәртелгән пластмаслар өчен бирелгән акчага кечкенә балыкчыклар сатып алына һәм Волга елгасына җибәрелә. Балык үз чиратында су үсемлекләрен ашый. Су чистара. Бөек Волгага безнең дә өлешебез булуга без бик шат!
Наш детский сад МБДОУ №4, в конце октябре 2023, участвовала в Экологической акции «Водорослям крышка!». Что это за акция? Всем детским садом, каждая группа, каждый ребёнок, каждый родитель, целый год собирали пластиковые крышки. Собранные крышки сдали в пункт сбора в Саратовской области. Эти крышки направляются на вторичную переработку. На вырученные средства закупаются и выпускаются в Волгу мальки растительноядных видов рыб. Рыбы в свою очередь кушают водоросли. И Волга становится чистой. Мы очень рады, что есть и наша частичка в помощи великой реке Волге.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 23.10.2023

Инде көз дә килеп җитте. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр , урман кырлар бушап калды, яңгырлар еш ява. Күчмә кошларыбызның да җылы якка китәр вакытлары җитте. Тәрбияче Габдрахманова Эльмира Ришат кызы уртанчылар төркеме белән, кошларны озату бәйрәмен үткәрде. Кошларга багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, уеннар уйналды. Аларга озын юллар телибез, имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап мәйданчыкларда элеп куярбыз. Җимнәр салып торырбыз, алга таба да кошларны яратырбыз, сакларбыз.
Наступила осень. Леса опустели, часто идут дожди. Настало время, когда и наши перелётные птицы отправятся в теплую края. Воспитательница Габдрахманова Эльмира Ришатовна вместе со средней группой провела праздник проводов птиц. Были исполнены песни, игры, посвященные птицам. Желаем птицам долгих дорог, ждем возвращения к нам. А птицам, зимующие у нас, желаем, чтобы они благополучно провели холодные зимы. Им изготовим кормушки и повесим на площадках. Будем и дальше любить и беречь птиц.
-
Ә сез сәламәт туклану турында ниләр беләсез?/А что вы знаете о здоровом питании? 16.10.2023

16 октябрь - Бөтендөнья сәламәт туклану көне, ул һәр кешене, үзенең сәламәтлеге һәм көн саен туклану рационы турында, уйланырга чакыра. Зурлар төркеме дә читтә калмады, бу көнне кызыклы һәм файдалы үткәрделәр. Тәрбияче Садыкова Рәйлә Ренат кызы белән сәламәт һәм файдалы ризык турында сөйләштеләр, төрле уеннар аша белемнәрен ныгыттылар .
16 октября - Всемирный день здорового питания, который призывает каждого человека задуматься о своем здоровье и ежедневном рационе питания. Воспитанники старшей группы не остались в стороне и провели этот день интересно и познавательно. Вместе с воспитателем Садыковой Р.Р. беседовали о здоровой и полезной пище, после закрепили все знания интересными, познавательными играми.
-
"Өлкәннәр көне" 06.10.2023

Хөрмәтле өлкәннәребез! Бәйрәм белән сезне! Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
-
" Кросс Татарстана - 2023" / “Татарстан кроссы - 2023” 21.09.2023

“Милләтләр кроссы - 2023” Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында 21 сентябрьдә Актаныш районында “Татарстан кроссы - 2023” республика массакүләм ярышлары узды. Безнең садикта тәрбияләнуче балаларда актив катнашты. Мактаулы 3 урынны мәктәпкә әзерлек төркеменнән Салихова Мәрьям, Султанов Әмир, Нуруллин Самир яулады.
В рамках Всероссийского дня бега «Кросс наций - 2023» 21 сентября в Актанышском районе прошли республиканские массовые соревнования «Кросс Татарстана - 2023». И воспитанники нашего детского сада приняли активное участие . Ребята, подготовительной к школе группы, Салихова Марьям, Султанов Амир, Нуруллин Самир заняли 3 место.
-
"Актаныш -информ" да кунакта 21.09.2023

"Актаныш - информ"ның турыдан-туры эфирында махсус кунак булып бакчабызның мөдире Әгъләмова Миләүшә Васил кызы катнашты. Интервьюда , "Укытучы һәм остаз" елы уңаеннан үткәрелгән рубрикада, бугенге көнгә кагылышлы булган актуаль темалар һәм бакчабызның төп юнәлеше булып торган - экологик тәрбия турында да әңгәмә алып барылды. Интервьюның тулы эфирын "Актаныш-информ"ның ВК һәм Телеграмм сайтларында карарга була.
В прямом эфире "Актаныш - информ" в качестве специального гостя приняла участие наша заведующая детским садом Аглямова Миляуша Василевна. В интервью, в рубрике, посвященной Году "Учитель и наставник", шла беседа об актуальных темах, касающихся сегодняшнего дня, и об экологическом воспитании нашего сада. Полный эфир с интервью можно посмотреть на сайтах ВК и Телеграмм «Актаныш-информ».
-
Белем көне / День знаний. 01.09.2023

Балалар бакчасында Белем көне искиткеч һәм матур бәйрәм. Балалар тормышындагы яңа полоса: әйләнә-тирә дөньяны яхшырак белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә, мавыктыргыч шөгыльләр, әңгәмәләр, бәйрәмнәр башлана. Бу көнне балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларга чын бәйрәм ясадылар. Шулай күңелле, кызыклы итеп балалар бакчасында яңа уку елы башланып китте. Барыгызны да - ата-аналарны, балаларны, педагогларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бу көн, яңа уку елын ача. Ул мавыктыргыч, кызыклы булсын! Яңа белемнәр, ачышлар һәм яңа дуслар китерсен!
В детском саду День знаний прекрасный и красивый праздник. Новая полоса в жизни детей: лучше узнать окружающий мир, научиться чему-то, начинаются увлекательные занятия, беседы, праздники. В этот день в детском саду воспитатели провели настоящий праздник для детей. Так весело, интересно, в детском саду начался новый учебный год. Поздравляем всех - родителей, детей, педагогов с этим праздником! Этот день открывает новый учебный год. Пусть она будет увлекательной, интересной! Пусть приносят новые знания, открытия и новые друзья!
















