Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Республикакүләм конкурс “ Без Тукайлы бүгендә”. 27.03.2025

Конкурс!
Г. Тукайның туган көненә багышланган республикакүләм конкурс «Без Тукайлы бүген дә » игълан ителде.
Конкурста катнашучылар:
- балалар (5-7 лет)
- 1 нче класс укучылары
- балалар бакчасы педагоглары.
Конкурсның номинацияләре:
- Әсәрләр номинациясе. (Бәйгегә Габдулла Тукай иҗат иткән бер әсәрне сайлап алып, аны бүгенге көн күзлегеннән чыгып, үзгәртеп, заманчалаштырып язарга кирәк.)
- Видеоролик / фильм номинациясе. (Габдулла Тукай иҗат иткән бер әсәрне сайлап алып, бүгенге көн күзлегеннән чыгып, үзгәртеп, заманчалаштырып, аның буенча видеоролик яки фильм төшерергә кирәк.)
- Поделкалар (Г.Тукайның әсәрләре буенча(сюжет)).Үткәрү вакыты: 27 марттан 18 апрель 2025 ел.
Внимание конкурс!
Стартует республиканский конкурс «Без Тукайлы бүген дә », посвященный дню рождения писателя.
В конкурсе принимают участие:
- воспитанники ДОУ (5-7 лет)
- учащиеся 1 - х классов
- педагоги ДОУ.
Номинации конкурса:
- Произведения. (выбрать одно произведение Габдуллы Тукая и написать его с точки зрения сегодняшнего дня, переделав и модернизировав.)
- Видеоролик/фильм. (выбрать одно произведение Габдуллы Тукая, переделать, осовременить его с точки зрения сегодняшнего дня и снять по нему видеоролик или фильм.)
- Декоративно-прикладное творчество (поделки).(по произведениям Габдуллы Тукая (сюжет).Сроки и порядок проведения: с 27 марта по 18 апреля 2025 года.
-
Балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2025

Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме!
Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Без дә Нәүрүз бәйрәмен көтеп алабыз. Балалар белән язны каршылыйбыз. Бүген уртанчылар төркеме балалары, тәрбияче Гөлчәчәк Тимерҗан кызы, музыка җитәкчесе Ирина Ригель кызы белән бик матур бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм күңелле җырлар, матур шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә, Аюкай һәм Убырлы карчык кунакка килделәр. Үзләренең күңелле уеннары белән балаларның күңелләрен күрделәр. Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз!
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘК БУЛСЫН!!!
-
Экологический праздник «День дикой природы» / Бөтендөнья «Кыргый табигать көне» экологик бәйрәм. 03.03.2025

Март башында “Бөтендөнья кыргый табигать көне” билгеләп үтелә. Әлеге көн кешеләр кыргый табигать турында онытмасыннар, аңы сакласыннар һәм кирәклеген истә тотсыннар өчен үткәрелә. Безнең балалар бакчасында барлык төркем педагоглары тарафыннан тәрбияләнүчеләр өчен тематик әңгәмәләр үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Балалар кыргый табигатькә нәрсә каравын искә төшерделәр, Кызыл китап турында, браконьерларның кем икәнен һәм әлбәттә, табигать сакчылары турында белделәр. Бу көнне без балаларның игътибарын кыргый табигатьтәге проблемаларга юнәлтергә тырыштык. Тәрбияләнүчеләр бу көнне күп яңалыклар белделәр һәм үзләренең сүзлек запасын киңәйттеләр. Үсеп килүче буын табигатьнең безнең уртак йортыбыз булуын һәрвакыт истә тотар дип ышанабыз!
В начале марта отмечается” Всемирный день дикой природы". Этот день проводится для того, чтобы люди не забывали о дикой природе, сохраняли сознание и помнили о необходимости. В нашем детском саду педагогами всех групп были проведены тематические беседы для воспитанников, показаны презентации. Дети вспомнили, что они смотрят на дикую природу, узнали о Красной книге, Кто такие браконьеры и, конечно же, о защитниках природы. В этот день мы постарались привлечь внимание детей к проблемам дикой природы и воспитанники узнали много нового и расширили свой словарный запас. Мы надеемся, что подрастающее поколение всегда будет помнить, что природа-наш общий дом!
-
Заседание РМО воспитателей ДОУ района /Балалар бакчалары тәрбиячеләре методик берләшмә утырышы 27.02.2025

Бүген бакчабызда район балалар бакчалары тәрбиячеләре чираттагы методик берләшмә утырышына җыелдылар."Сказкотерапия в современном мире" темасында узган утырышта Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., Ибнеева Р.Р., Галиева А.Р. балалар белән ачык шөгыльләр күрсәтте, Арсланова Г.М. "Игелек эшлә" дигән темага тренинг үткәрде һәм Бадертдинова И.Р., яңа алым - иммерсив технологиясын кулланып, "Иммерсив театр балалар белән" дегән темага мастер класс күрсәтте.
Сегодня в нашем ДОУ прошло очередное заседание методического объединения воспитателей ДОУ района. В рамках работы РМО "Сказкотерапия в современном мире" педагоги Ардуанова Г.Т., Габдрахманова Э.Р., Ибнеева Р.Р., Галиева А.Р. показали открытые занятия, Арсланова Г.М. провела тренинг "Делай добро" и музыкальный руководитель Бадертдинова И.Р. показала мастер класс с инновационной технологией "Иммерсивный театр для дошкольников".
-
Ленинград блокадасы турындагы истәлекләр/Памяти о блокаде Ленинграда 29.01.2025

Бүген Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган әңгәмә узды! Безнең яшь тикшеренүчеләр ул авыр еллар тарихына зур кызыксыну белән чумдылар. Батыр ленинградлылар ничек чыдап торулары, блокаданың ничек төшерелүе, аларга нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүе турында фикер алыштылар. Балалар күңелне нечкәртә торган һәм әһәмиятле сораулар бирделәр, шул чорның фотосурәтләрен һәм документларын кызыксынып өйрәнделәр. Бу чын батырлык дәресе булды!
Әйдәгез онытмыйк! Әйдәгез горурланыйк! Әйдәгез, искә алыйк!
Сегодня прошла беседа, посвященная памяти о блокаде Ленинграда! Наши юные исследователи с большим интересом погрузились в историю тех тяжёлых лет. Обсуждали, как мужественные ленинградцы выстояли, как снималась блокада, какие трудности им пришлось преодолеть. Ребята задавали очень трогательные и важные вопросы, с любопытством изучали фотографии и документы того времени. Это стало настоящим уроком мужества и стойкости духа!
Давайте помнить! Давайте гордиться! Давайте чтить память!
-
Кошларга кышларга ярдәм итик 15.01.2025

4 нче санлы балалар бакчасы балалары «Кошларга кышларга ярдәм итик» акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, кышлаучы кошлар турында белемнәрен формалаштыру, аларга җаваплы сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук балаларның туган як табигате белән танып-белү кызыксынуын активлаштыру.
Балалар бакча территориясендә җимлек урнаштырдылар, кошлар өчен азык әзерләделәр һәм беренче канатлы кунакларны түземсезлек белән көттеләр.
-
2025 ел - Ватанны саклаучылар елы!/2025 год - Год защитника Отечества! 15.01.2025

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде!
РФ Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Бу карар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмиятле. Киләсе ел тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак. Ватанны саклаучылар елы 2025-ул календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы. Бу илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү.
2025 год объявлен Годом защитника Отечества!
Президент РФ Владимир Путин объявил 2025 год Годом защитника Отечества. Это решение имеет особую значимость в преддверии празднования 80-летия победы в Великой Отечественной войне.
Предстоящий год станет данью уважения кратному подвигу всех, кто сражался за Родину в разные периоды истории, а также нынешним героям – участникам спецоперации.
Год защитника Отечества 2025 – это не просто календарная дата, а символ национального единства и патриотизма. Это выражение глубокой признательности тем, кто защищал и продолжает защищать суверенитет и безопасность нашей страны. -
Бакчабызда "Яңа ел" бәйрәм иртәләре 26.12.2024

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.Безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтеп китте. Балалар чыршы бәйрәмен бик зарыгып, матур җыр-шигырьләр өйрәнеп, көтеп алдылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган -Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук урман җәнлекләре тагын да күркәмлек өстәделәр. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
"Ел тәрбиячесе 2025"/"Воспитатель года 2025" 19.12.2024

Бүген " Ел тәрбиячесе 2025" бәйгесенең муниципаль этабы уздырыла. Әлеге һөнәри бәйгедә бакчабыздан тәрбияче Ибнеева Раушания Рәдиф кызы катнашты. Балалалар белән белем бирү эшчәнлеге, үзанализ һәм тәрбияви чаралар үткәреп 16 педагог арасында көчен сынады.
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесенең сайлап алу этабы 12.12.2024

Бүген база балалар бакчалары арсында "Ел тәрбиячесе - 2025" һөнәри бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Бәйгедә Такталачык балалар бакчасыннан Гөлчәчәк Ромел кызы, Байсар балалар бакчасыннан Рузилә Гафият кызы, Тат. Ямалы балалар бакчасыннан Дилә Батрхан кызы һәм үзебезнең бакча тәрбиячеләре көч сынашты. Балалар бн бик кызыклы һәм файдалы шөгыльләр үткәрелде. Һөнәри бәйгенең әлеге өлешен уңышлы үткән педагогларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез!
















