Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
РДДМ "Движение первых" / "Алдынгылар хәрәкәте» 15.05.2023

Бүген, 15 май көнне, районыбызга Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов Актанышка килде.Безнең бакчабызның нәни экологлары да бу чарада катнашты, табигатькә, агачларга булган мәхәббәтен үзләренең шигырьләрендә, флешмобта чагылдырдылар. Һәм балалар уз куллары белән ясаган, яфрак формасындагы брошлар тараттылар.
Сегодня, 15 мая, в Актанышский район прибыл помощник Главы Республики Татарстан, руководитель РДДМ «Алдынгылар хәрәкәте» Тимур Сулейманов. Маленькие эколята нашего детского сада тоже приняли участие в этом мероприятии, выразили свою любовь к природе, деревьям в стихах, флешмобе. И в конце дети раздали броши в форме листьев, сделанные своими руками.
-
"Җиңү тәрәзәләре", "Хәтер стенасы" акцияләре/ Акции "Окна Победы", " Стена памяти" 05.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан "Җиңү тәрәзәләре", "Хәтер стенасы" кебек акциялар башланды. Әлеге акцияга бакчабыз да кушылды. Хәтер стенасын булдырып фотоларга төшү, тәрәзәләр бизәү, Һәйкәлләргә, мәңгелек ут янына чәчәк бәйләмнәрен кую, балаларга кечкенәдән үк патриотик тәрбия бирүгә бер юнәлеш, этәргеч булып тора.
В честь 78-летия Великой Победы стартовали такие акции, как "Окна победы", "Стена памяти". К этой акции присоединился и наш детский садик. Сделали Стену памяти, где делали фотосъемки, оформляли окна, возложили цветы к памятникам, Вечному огню - это одно из направлений патриотического воспитания детей с раннего возраста.
-
"Туган як " музеена сәяхәт 04.05.2023

Буген, 4 нче май көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар. Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп, экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. Балалар монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре, мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән танышты. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрде. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек. Барлык балалар үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Сегодня, 4 мая, дети подготовительной к школе группа отправились на экскурсию в музей "Туган як". Районный музей ведет свою деятельность с 1975 года. Он полностью посвящен нашему району и разделен на разделы, в которых размещены экспонаты. В каждом отделении музея Экскурсовод подробно ознакомил с историей Актышского района. Здесь ребята познакомились с видами зверей, птиц, рыб и насекомых, обитающих в нашем районе, костями мамонта, орудиями труда, бывшими в употреблении, интерьером сельского дома и двора. Сохранилось много сведений о выдающихся людях района. Особого внимания в музее заслуживает раздел, посвященный теме Великой Отечественной войны. Всем ребятам было очень интересно познакомиться с историей нашего края. Выражаем благодарность сотрудникам музея и желаем им успехов в работе!
-
"Тел-рухи дөнья көзгесе"/ "Язык - зеркало души" 03.05.2023

Буген Актанышның "Каенкай" балалар бакчасында Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрелгән " Тел - рухи дөнья көзгесе" бәйгесенә нәтиҗәләр чыгару, бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уңышлы чыгыш ясап
Шакирова Алияна - 1 урын
Сәетова Ясминә - 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин кызлар! Киләчәктәдә зур уңышлар сезгә!
Сегодня в детском саду "Каенкай" состоялась торжественная церемония подведения итогов Межрегионального фестиваля - конкурса "Язык - зеркало души". Успешно выступили дети нашего детского сада из подготовительной группы
Шакирова Алияна-1 место
Саитова Ясмина-3 место.
Молодцы, девочки! Удачи вам в будущем!
-
"Язгы бөреләр" курчак театры 03.05.2023

"Язгы бөреләр" курчак театры бәйгесе районыбызда гына түгел, республикада беренче тапкыр гамәлгә куелган проект. Буген 2 ай дәвам иткән конкурска йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, Габрахманова Эльмира Ришат кызы, Мансурова Эльвира Ринат кызы җитәкчелегендә, " Урманны саклыйк!" дип исемләнгән курчак театры белән 2 урын алдылар. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлап, дипломнар акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Алтын куллы остазыбыз. 28.04.2023

28 нче апрель көнне Актанышта Бөтендөнья татар хатын - кызлары иҗтимигай оешмасы рәисе Кәдрия Рәис кызы җитәкләгән Ак калфаклар оешмасы утырышы булып узды. Анда бакчабызда бик күп еллар хезмәт иткән, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган - остазыбыз Зарипова Рәсимә Рәсим кызының кул эшләре күргәзмәгә куелды.
28 апреля в Актаныше состоялось заседание организации "Ак калфаклар" во главе с председателем Всемирной общественной организации татарских женщин Кадрией Раисовной. Там были представлены работы нашей наставницы Зариповой Расимы Расимовны, которая много лет проработала в нашем саду, в настоящее время находится на заслуженном отдыхе.
-
"Тукай - безнең күңелләрдә!" 26.04.2023

Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габлулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчасында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла.Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай - безнең күңелләрдә" исемле бәйрәме булып үтте. Актаныш китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән бу чарада барлык Актаныш авылы балалар бакчалары балалары һәм мәктәпләрнең башлангыч класс укучылары бөек шагыйребезнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләре буенча язылган җырларын җырладылар. Безнең бакчабызның зурлар төркеме балалары да тәрбиячеләре Шайхайдарова Ләйсән Сәгыйт кызы җитәкчелегендә әлеге чарага Г. Тукайның "Карлыгач" дигән шигырен сәхнәләштереп уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
С жизнью и творчеством великого татарского поэта Габдуллы Тукая дети знакомятся с раннего возраста. В детском саду проводится большая работа в этом направлении.Сегодня в молодежном центре "Яшьлек" прошел праздник "Тукай в наших сердцах", посвященный Дню рождения Г. Тукая. На мероприятии, организованный сотрудниками Актанышской центральной библиотекой, участвовали все дети Актанышских детских садов и учащиеся начальных классов школ,которые произведения великого поэта, прочитали его стихи, спели песни. Под руководством воспитательницы Шайхайдаровой Лейсан Сагитовны на мероприятие участвовали и дети старшей группы нашего детского сада, поставив мини - спектакль по стихотворению Г. Тукая "Карлыгач".
-
Һәр кеше күңелендә артист яши... 26.04.2023

Талантларның мең төре! Һәр кеше күңелендә артист яши.... 26 нчы апрель көнне узешчән сәнгать осталарын берләштергән район смотр - фестиваленең йомгаклау концерты искиткеч матур үтте. Әлфия Авзалова Исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсе Актанышлылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Смотр Татарстаныбыздагы Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөтендөнья татар конгрессы кабул иткән "Милли дастаннар" елына багышланды. Безнең балалар бакчасы коллективы да уңышлы чыгыш ясап 1 урынга ия булды. Әфәрин кызлар!
Тысяча видов талантов! В душе каждого человека живет артист.... 26 апреля состоялся заключительный концерт районного смотра - фестиваля, объединившего мастеров художественной самодеятельности. Смотр был посвящен Году национальных культур и традиций в Татарстане, принятому Всемирным конгрессом татар. Успешно выступив коллектив нашего детского сада, занял 1 место. Молодцы, девочки!
-
22 апрель Халыкара Җир көне / 22 апреля Международный День Земли 24.04.2023

22 апрельдә планетаның барлык халкы Халыкара Җир Көнен бәйрәм итә. Безнең балалар бакчасындагы чараларның төп бурычы - балаларның игътибарын табигатьне саклауга, барлык тереклеккә ярдәм хисе формалаштыруга һәм Җирне сакларга кирәклеген аңлату. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбияче Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы белән безнең планета яклауга мохтаҗ булуы турында сөйләштеләр. Без барыбыз да җир йөзендә чәчәкләр үсүен , күктә кояш балкуын, балаларның көлүләрен телибез. «Җирнең чисталыгы безнең кулларда» дигән әңгәмә үткәрелде, ә иң мөһиме балалар Җир - безнең генә йортыбыз түгел, ә барлык хайваннар, үсемлекләр өчен дә икәнен аңладылар һәм без аны сакларга, анда яшәүчеләрнең барысын да рәнҗетмәскә тиешбез!
22 апреля все жители планеты празднуют Международный день Земли. Главной задачей мероприятий в нашем детском саду было привлечь внимание ребят к защите природы, формированию у детей чувства сопереживания всему живому и представления о том, что Землю нужно беречь. В подготовительной группе, воспитатель Ардуанова Гульчачак Тимеряновна провела беседу с детьми о том, что наша планета нуждается в защите. О том, что всем нам хочется, чтобы на ней цвели сады, в небе светило солнце, звучал детский смех. Обсудили, что «Чистота земли в наших руках», а главное дети поняли, что Земля – не только наш дом, но и для всех животных, растений и мы должны беречь ее, сохранять ее богатства и не обижать всех ее обитателей!
-
Рус теле РМБ утырышы / Заседание РМО по русскому языку 20.04.2023

Бүген, 20 нче апрель көнне, безнең балалар бакчасында русс теле тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләр катнашуында район методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. " Общение и взаимодействие со взрослыми и сверстниками в ходе образовательной деятельности по речевому развитию" темасын тәрбиячеләр, Мансурова Эльвира Ринат кызы мәктәпкә әзерлек төркеме белән, Галиева Айгөл Ришат кызы уртанчылар төркеме белән, логопед Шайхайдарова Ләйсән Сәгыйт кызы мәктәпкә әзерлек төркеме белән, үзләренең шөгыльләрендә ачтылар. Садыкова Рәйлә Ренат кызы, Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы традицион булмаган алымнар кулланып мастер - класс күрсәттеләр һәм РМБ утырышын тәмамлап мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбияче Арсланова Гөлназ Мирзанур кызы һәм музыка җитәкчесе Бәдертдинова Ирина Ригель кызы җитәкчелегендә, "Кызыл калфак" исемле экологик әкият күрсәтелде.Тәрбиячеләр эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Сегодня, 20 апреля, в нашем детском саду состоялось очередное заседание районного методического объединения с участием воспитателей русского языка и старших воспитателей. Тему" Общение и взаимодействие со взрослыми и сверстниками в ходе образовательной деятельности по речевому развитию " воспитатели Мансурова Эльвира Ринатовна с подготовительной группой, Галиева Айгуль Ришатовна с средней группой, учитель - логопед Шайхайдарова Лейсан Сагитовна с подготовительной группой, раскрыли в своих занятиях. Садыкова Райля Ренатовна, Ардуанова Гульчачак Тимеряновна показали мастер - класс. И в завершении РМО подготовительная группа под руководством воспитателя Арслановой Гульназ Мирзануровны и музыкального руководителя Бадертдиновой Ирины Ригелевны, был поставлен экологический театр " Красная шапочка". Деятельность воспитателей получила высокую оценку.
















