Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | Detsad4.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Сау булыгыз, кошкайлар!" 10.10.2025

Сары яфраклар коелды,
Җәйләр үтте, көз җитте.
Тезелешеп җылы якка
Күлдәге кошлар китте.
Бакчабызның нәниләре белән сайрар-кошларны җылы якка озаттык. Кошлар безнең кечкенә дусларыбыз. Аларсыз бик күңелсез. Балалар белән көзге табигать, аның үзгәрешләре, кошлар турындагы белемнәрен ныгыттык. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, миһербанлылык, сак караш турында сөйләштек. Бәйрәм иртәсе күңңелле җырлар, матур шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Күңелле ярминкә"/"Весёлая ярмарка" 09.10.2025

Көзге "Күңелле ярминкә", гадәттәгечә, безнең балалар бакчасында узды. Өстәлләр рус мәдәниятенең халык традицияләрен саклап бизәлгән иде. Ярминкә кунакларын халык костюмнары кигән шаян скоморохлар, балалар һәм тәрбиячеләр каршы алды, күңелле музыка яңгырады - болар барысы да бәйрәм һәм күңел ачу рухы тудырды. Балалар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, халык уеннары уйнадылар.
Көзге ярминкә бик күңелле узды, балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр алды.Осенняя «Веселая ярмарка» прошла, уже традиционно, в нашем детском саду. Столы были оформлены с соблюдением народных традиций русской культуры. Всех гостей ярмарки встречали весёлые Скоморохи, дети и воспитатели в народных костюмах, звучала веселая музыка – все это создавало атмосферу праздника и веселья. Дети пели песни, водили хороводы и играли в народные игры.
Осенняя ярмарка прошла очень весело, дети и родители получили позитивные эмоции.
-
"Водорослям крышка" акция 08.10.2025

! ! ! Бездә АКЦИЯ ! ! !
4 нче балалар бакчасы Башкортстанның зоозащитниклар организациясы белән берлектә "Водорослям крышка" дигән акция игълан итә.
-
Өлкәннәребез "Әтәчкәйдә" кунакта. 05.10.2025

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Озак еллар безнең балалар бакчасында хезмәт иткән, яраткан, хөрмәт иткән Өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Аларны бәйрәм белән котлап Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм иртәсе күрсәтте. Бәйрәм җылы сүзләр, җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, бәхетләрнең олысын теләп калабыз. Сезнең белән күрешү - зур бәхет. Сез булганда бакчабыз тарихы югалмас. Яшь буынга биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә!
-
"Цветочный город" марионетка курчак театры. 30.09.2025

30 сентябрь көнне балалар бакчасына Яр Чаллы шәһәренең "Жемчужина" марионеткалар курчак театры килде. Алар "Приключения Незнайки в цветочном городе!" дигән әкият күрсәттеләр. Балаларга әкият бик ошады, соңнан алар геройлары белән танышып, күңел ачтылар.
-
"Җәй җимеше - кыш хәзинәсе" / "Плоды лета — сокровища зимы" 23.09.2025

Без кәрзиннәр алабыз,
Бергәләп җыр җырлыйбыз.
Мул уңышны җыябыз,
Кышка дип әзерлибез.
Әнә кабак түтәле,
Нинди зурлар күр әле.
Борчак, фасоль, чөгендер.
Тиз җыеп кына өлгер!
Зурлар төркеме балалары узләре карап үстергән түтәлләрдән уңыш җыйдылар. Ташкабак, чөгендер, фасоль бу елны бик мулдан булды. Балаларның җәй буе эшләгән эшләре, хезмәте күренә. Яшелчәләрне бакчабызның ашханәсенә тапшырдылар алар. Тәрбиячеләре Эльвира Илгиз кызы, уңышны кышка әзерләү, аларны саклау, аларның файдасы турында балалар белән әңгәмә үткәрде.
Старшая группа собрала урожай с грядок, на которых они сами выращивали. Кабачки, свекла и фасоль в этом году были в изобилии. Видны работы, труд детей в течение всего лета. Овощи они сдали в столовую нашего сада. Воспитательница Эльвира Ильгизовна провела беседу с детьми о подготовке урожая к зиме, об их сохранении, об их пользе.
-
"Тәмле Ярминкә" / "Вкусная Ярмарка" 17.09.2025

Ярминкә җитте, белдегезме
Килде ярминкә даулап,
Килде ярминкә шаулап,
Бәхет, муллыклар яулап!
Бүген бакчабызда бик күңелле чара үтте - "Тәмле Ярминкә". Көз үзенең мул уңышлары белән сөендерде. Балалар бакчасы тирәсе зур ярминкә мәйданына әйләнде. Әти-әниләр көче белән бик мул, матур сәүдә үзәкләре булдырылды. Ярминкә җыр- биюләр, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Катнашкан барлык әти-әниләргә, тәрбиячеләргә, балаларга бик зур рәхмәт!
Сегодня в нашем саду прошло очень интересное мероприятие - "Вкусная ярмарка". Осень порадовала своими богатыми урожаями. Территория вокруг детского сада превратилась в большую ярмарочную площадь. Усилиями родителей было создано множество красивых торговых столиков. Ярмарка сопровождалась песнями, танцами, красивыми стихами. Огромное спасибо всем присутствующим родителям, воспитателям, детям!
-
1 сентябрь - Белем көне!/1 сентября - День знаний! 01.09.2025

1 сентябрь - Белем көне! Уку йортларында, мәктәпләрдә генә түгел, нәниләр дә белем көнен көтеп ала! Балалар бакчасында да белем көне билгеләп үтелә. Белем көнендә балаларга яңадан-яңа уңышлар, кызыклы ачышлар, яңа танышулар, күп энергия һәм сәламәтлек теләп калабыз! Тәрбия өлкәсендә эшләгән апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елы күп җиңүләр алып килсен!
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2025

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора.
Безнең балалар бакчасында балалар өчен китаплар бик күп. Без һәрдаим китаплар укырга,аларның рәсемнәрен карарга яратабыз.Китап укуга кызыксыну,сакчыл караш кече яшьтән үк тәрбияләнә.
-
Халыкара кошлар көне 01.04.2025

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында да “Язны котлап сайрый кошлар” дигән чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - балаларда кошлар турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирү, кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү. Әлеге әңгәмәләр балаларда кошларга карата гына түгел, ә барлык тереклек ияләренә карата да мәрхәмәтлек хисләре тәрбияли. Табигатьне яратырга, чиста тотарга, кошларны җәнлекләрне сакларга өнди.
Яз җитү белән, кошлар кайта; күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек, аларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
















