Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 104 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Әйдәгез танышыйк / Давайте познакомимся 04.10.2018

I кечкенәләр Б төркеме балалары " Лего» белән уеннарны бик яратып, кызыксынып уйныйлар. Кече төркемдә алып баручының ролен һәрвакыт тәрбиче үз өстенә ала, чөнки балалар уенда үз рольләрен билгели алмый әле. Кече төркем балалары өчен иң гади уеннар сайлана, аның максаты – төсне (зәңгәр, кызыл, сары, яшел) ныгыту, LEGO-конструктор детальләренең исемнәрен, формасын (квадрат, турыпочмак) ныгыту.
“Әйдәгез танышыйк” уенында максат: балалар белән танышу. Тәрбиче балаларга чиратлап кирпеч бирә һәм: «исемең ничек?" дип сорый. Бала кирпечне кире бирә һәм җавап бирә.
-
Өлкәннәр көне / День пожилых 01.10.2018

Бүген без бу матур иртәдә Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Бүгенге бәйрәмебезнең төп кунаклары – хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тәрбиячеләребез,бакчабыз хезмәткәрләре! Аларны әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлап мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Өлкәннәребез дә безгә матур теләкләр юлладылар.
-
Куркынычсызлык атналыгы / Неделя безопасности 24.09.2018

24 сентябрьдан 28 нче сентябрьга кадәр Республикабыз Татарстанда Куркынычсызлык атналыгы үткәрелә. Җәяүлеләр аркасында чыккан юлдагы ДТП лар булмасын өчен бакчабызның зурлар һәм 1 нче кечкенәләр төркеме балалары белән куркынычсызлыкка багышланган чара үткәрелде,балаларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды.
-
Бүләк урманында/ В лесу Буляк. 13.09.2018

Менә без көзге урманда. Матур да соң көзге табигать! Агачлар инде көз төсләре алганнар.
-
Балыкчы кибете/ Магазин рыбака 12.09.2018

Без кечкенә булсак та, балык тоту серләренә безне өйдә әтиләребез, бабайларыбыз, дәү әтиләребез өйрәтә. Ә менә бакчада без аларны күпләп тотарга ярамаганлыгын да белдек. Бүген “Балыкчы” кибетенә сәяхәт итек. Балыкны күпләп тоту табигатькә зыян китерә икән. Кечкенә балыкларны да суга җибәрсәң алар тагыда күбәяләр. Табигатне сакларга кирәк!!
-
Яшелчәләр өлгерде/Овощи на грядках 11.09.2018

Бакчбызның тәҗрибә мәйдәнчыгында үскән уңышны җыйдык. Хезмәт барышында витаминнар сәламәтлек өчен бик мөһим булуын ачыкладык. Күзләр яхшы курсен өчен кишер кирәк! Таза, көчле булыр өчен бәрәңге кирәк! Йөзләребез алсу булсын өчен чөгендер кирәк! Салкын тиюдән саклану өчен сарымсак, суган кирәк! Температура, тамак авыртуы бетсен өчен кыяр суы, шалкан кирәк! Көч, куәт булсын өчен кәбестә кирәк! Сау-сәламәт булу өчен витминнарга бай булган яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз!!
-
Ә син грипптан прививка ясаттыңмы?/ А ты сделал прививку от гриппа? 04.09.2018

− Прививка ясату кирәк, шул чагында без үзебезне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә саклап калабыз. Кызганыч, бездә прививкаларга актив каршылык күрсәтелә. Һәркем үзе сайларга тиеш. Әгәр дә прививка ясатырга ниятләгәнсез икән, уңай кичерешләр белән барыгыз, бу да мөһим роль уйный, организмның прививканы ничек кабул итүенә тәэсир ясый, − дип киңәш итә доктор.
-
Сау бул, Җәй! 31.08.2018

Бүген балалар бакчасында җәйне озаттык. Бәйрәмдә җәй белән көз көч сынашты, көз җиңде, җәй икенче елга киләм дип китеп барды. Җәй киткәнгә бик моңсу булса да, көзнең дә үз гүзәллеге бар, хәр ел фасылы белән сокланып яшик!
-
“Балалар сәнгать мәктәбенә сәяхәт” / “Экскурсия в детскую художественную школу” 29.08.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме бүген “балалар сәнгать мәктәбенә” юл тоттылар. Анда төрле түгәрәкләр оештырылуы: бию, рәсем, төрле уен кораллары түгәрәкләре белән якыннанрак таныштылар. Күбесе инде шушы мәктәпкә түгәрәккә дә йөриләр.
-
“Рәссамнар”/ “Художники» 28.08.2018

Рәсем ясау процессы үзе күпкә кызыклырак та мавыктыргычрак та. Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Бүген балалар участокта гадәти булмаган алымнар кулланып комда таякчыклар, нарат күркәсе, ташлар, яфраклар белән бик матур рәсемнәр ясадылар.









