Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар телен ѳйрәтү 16.11.2018

I кечкенәләр “Б” төркемендә Федераль дәуләт мәгариф стандартына нигезләнеп һәрдаим яңа уеннар белән балаларны кызыксындырып торабыз һәм аларның вакытларын файдалы итеп уздырырга мөмкинлекләр тудырабыз. Бугенге көндә безнең группада иҗади үсеш буенча театр һәм курчак театры эшчәнлекләре киң кулланыла. Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театрда балалар бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Һәр бала катнашучы һәм караучы буларак функция үти. Алар үзләренең хаталарын, ялгышларын күрергә өйрәнәләр һәм тагын да матуррак, аңлаешлырак уйнарга тырышалар.
-
Сөмбелә бәйрәме/Праздник осени. 09.11.2018

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
-
Неделя русского языка 09.11.2018

С 5 по 10 ноября в нашем детском саду прошла неделя русского языка. Перед проведением недели были составлены планы для каждой группы с определением целей и задач в соответствии с возрастом детей. В младшей группе, а также в средней группе вспоминали стишки ,поговорки, считалки, песенки. А дети старшей группы делали выставку «декоративное рисование с использованием узоров русского народа». Итоговым мероприятиям был творческий вечер «Добрые сказки дедушки Корнея», с детьми подготовительной группы. На вечере дети рассказывали стихотворения и исполняли песни великого сказочника К.И.Чуковского, инсценировали отрывок из сказки «Муха-Цокотуха».Такие мероприятия никого не оставили равнодушным.
-
Ком терапиясе 07.11.2018

Ком терапиясен куллану , баланың эмоиональ халәтенә уңай йогынты ясый, психологик жәрәхәтләрдән арынырга мөмкинлек бирә.Бала бу уенда үз фантазиясенең никадәр бай булуын чагылдыра ала.
-
Кошлар озату/Проводы птиц в тёплые края 01.11.2018

Әйе, көз вакыты, көзнең иң кырыс көннәре. Агачлар үзләренең яфракларын койдылар, бөҗәкләр яшеренделәр , урман кырлар бушап калды, яңгырлар еш ява. Күчмә кошларыбызның да җылы якка китәр вакытлары җитте. Без зурлар төркеме балалары белән кошларны озату бәйрәмен үткәрдек. Кошларга багышлап шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, уеннар уйнадык.
Аларга озын юллар телибез, имин үтеп кабат безгә кайтуларын көтеп калабыз. Ә бездә кышлаучы кошларга салкын кышларны исән-имин үткәрүләрен телибез. Аларга җимлекләр ясап мәйданчыкларда элеп куярбыз. Җимнәр салып торырбыз, алга таба да кошларны яратырбыз, сакларбыз.
-
Көзге агачлар/Осенние деревья. 26.10.2018

Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган кебек, ымсындырып, ерактан үзенә дәшеп тора Кыш сулышын сизгәндә дә, миләш агачы вакыт җиленә бирешми. Яфракларын җилләр өзгәндә дә, горур башын аска ияргә теләми. Уттай кызыл тәлгәшләрен җәй бүләге итеп, ак кышларга исән-имин алып килеп җиткерә. Әйтерсең лә, бүләк белән килмәсә, кышлар үз куенына сыендырмас. Инде кыш суыгыннан да сыналып, татлы тәм кергән җимешләрендә җәйге кояш нурларын саклап утыручы миләш агачына караган саен, күңелдә язлар һәм җәйләр кабатлана. Гүя бөтерелеп карлар яуган чорда да тормыш җырын көйли ул.
-
"Бүләк" базасына сәяхәт/Экскурсия в лыжную базу "Буляк" 25.10.2018

Уртанчылар төркеме балалары белән "Бүләк" чаңгы базасына экскурсиягә бардык, тренер абый балаларны бүлмәсенә алып кереп чаңгы төрләре белән таныштырды.
“Чаңгычы” уены.
Оста шудылар чаңгыда
Нәниләр калышмады.
Шулай булмый бу чаңгылар
Шешәләрдән ясалды.
Пластмас сок шешәләрен яткызып , аяк табаны формасы кисеп алабыз . Киселгән кырыена аякларны кисмәсен өчен, тукыма яки кәгазь ябыштырып куябыз . Аякка киеп шудырып барабыз
-
Без дежурлар!/Мы дежурим! 24.10.2018

Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Хезмәтне дөрес оештырганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.Балалар бакчасында дежурлык оештыруның төп бурычы булып йөкләнгән эшкә җаваплылык, башкалар өчен файдалы эш эшләргә омтылыш һәм дежур вазифаларын даими эшләргә гадәтләндерү тора.
Уртанчылар төркеме балалары белән дежур итәбез. Балаларны беренче айларны дөрес эш алымына өйрәттек: чашканы тоткасыннан, ә ипи савытын ике куллап тотарга кирәклеге аңлатылды. Балалар табынны әзерлиләр, мөстәкыйль рәвештә матур итеп тезәләр. Ә инде икенче яртыеллыкта тәрбияче балаларга аңа ярдәм итә алырлык булып үсүләре һәм шөгыльләрдә ярдәм итәргә тиеш булуларын анлата.
-
Консультатив пункт / Консультативный пункт 23.10.2018

Балалар бакчасына йөрмәүче балаларга һәм ата-аналарга педагогик-психологик ярдәм йөзеннән бездә консультатив пункт оештырылды.Консультация кысаларында, ата-аналага балалар бакчасы белгечләре: музыка житәкчесе- Бакирова Лилия, физкультура инструкторы- Гайнуллина Гөлназ, укытучы-логопед- Вахитова Миләүшә, педагог-психолог- Ибраһимова Альбина тарафыннан киңәшләр бирелде, балалар белән уеннар уйнатылды.Балалар һәм ата-аналар бик канәгать булып калдылар.
-
Уенчыклар кибете/ Магазин игрушек 22.10.2018

Тирә- юньдәге предметлар, күренешләр турындагы белемнәрен, күзаллауларын киңәйтү, һөнәр ияләре һәм аларның эшләре өчен кирәкле материаллар белән таныштыру максатыннан без бүген якындагы "Балалар дөньясы" кибетендә булдык. Сатучы, сатып алучы, касса, акча,киштә кебек сүзләр белән таныштык. Уенчык кибетенә кергәч үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшердек.









