Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
" Күңелле стартлар"\" Весёлые старты" 31.07.2019

Безнең " Ромашка" бакчасы балалары белән үзәк стадионда " Күңелле стартлар" исемендә спорт уеннары оештырдык. Балалар үзара төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, җитезлекләрен күрсәттеләр. Балаларга бик күңелле булды.
-
"Әкият геройлары белән сәяхәт" / "Путешествие в страну сказок" 30.07.2019

Безнең балалар бакчасы район үзәк китапханәсе белән хезмәттәшлеген өзми. "Тукай" паркында "Әкият геройларына сәяхәт" дип исемләнгән чара уздырды, балалар һәм тәрбияче апалар бик актив катнаштылар.
-
Бакчабыз уңышлары/ Витамины нам нужны - для здоровья всем важны 29.07.2019

Бакчабызның тәҗрибә мәйданчыгында үскән беренче уңышларны җыеп алдык. Сау - сәламәт булу өчен витаминнарга бай булган яшелчәләр, җиләк - җимешләр ашагыз!!!
-
"Күбекләрне яратабыз, аларны без очыртабыз" "Мыльные пузыри" 26.07.2019

"Күбекләрне яратабыз, аларны без очыртабыз" дигән бик күңелле чара уздырдык. Бу чарага һәр бер бала һәм ата - ана актив катнашты.
-
"Күңелле туп"/ "Весёлые мячи" 25.07.2019

Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешләр белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана. Алар предметларның исемнәрен, формасын әйтә белергә өйрәнәләр. Бүген бездә тупның нинди формада булуын өйрәнеп киттек, туп белән күңелле уеннар уйнадык.
-
"Бәхетле балачак" рәсем конкурсы/Конкурс " Счастливое детство" 24.07.2019

Асфальтта акбур белән рәсем ясау бик мавыктыргыч шөгыль. Шул ук вакытта ул балаларга әйләнә-тирәне танырга ярдәм итә. Акбур белән асфальта рәсем ясау игътибарны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме яхшы кәеф тудыра. Без бүген балалар белән " Бәхетле балачак" темасы астында асфальта рәсем ясау конкурсы оештырдык. Балалар бик теләп катнаштылар.
-
Велосипедлар парады\ Парад велосипедов 23.07.2019

Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан бакчабызда велосипедлар парады оештырдык. Бу чарага балалар һәм апалар велосипед һәм самокатлар белән төрле уеннар, ярышлар уздырдык. Уеннар аша балалар юлда велосипедта йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр һәм ныгыттылар.
-
Файдалы уләннәр - "Питрау көне" / Лекарственные растения 22.07.2019

Халык йолаларын искә алып, бездә балалар белән Питрау бәйрәмен уздырдык. Экологик чиста як буларак үзебезнең парклардан файдалы үләннәр жыйдык, һәм нәрсә белән файдалы икәнен балаларның белемнәрен ныгыттык, гербарий төзедек.
-
"Җәмигъ" мәчетенә экскурсия / Экскурсия в мечеть 19.07.2019

Изге җомга көнебез мөбәрәк булсын!!! Без бүген балалар бакчасына йөрүче балалар белән мәчеткә экскурсиягә бардык. Анда Руслан һәм Рөстәм хәзрәтләр белән очраштык.
Ходай үзе бирсен, төрле яклап килсен,
Безгә язган хәләл ризыклар.
Риза булып шуңа, үрелмәек зурга,
Язмышлардан булмас узыплар.
Язмыш кырыс булмас, дөнья зарга тулмас,
Бер Ходайга гына табынсак.
Саклаучыбыз улдыр, ярдәм кулын сузыр,
Тормыш юлларында абынсак.
-
"Җиләкле җәй!" "Земляничное лето!" 18.07.2019

Ямьле җәй айларында балалар белән берлектә җиләккә барырга уйладык. Ямь - яшел, чип - чиста аланда бик теләп балалар җиләк җыйдылар, җиләктән тәкыя үреп, җырлар җырлап, уеннар уйнап бик күңелле ял итеп кайттык.
Эх, җиләкле җәйләрнең,
Оныта алмамым тәмен.
Тоямын иреннәремдә
Каен җиләге тәмен.









