Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Мактанчык әтәч" спектакле/ спектакль "Мактанчык этэч" 14.10.2019

Балаларның сөйләм телләрен үстерүдә, без-тәрбиячеләр театр эшчәнлеген бик яратып кулланабыз. Төрле әкиятләр сәхнәләштергәндә балалар төрле персонажлар булып уйнап рольләргә кереп сөйләшәләр, хәрәкәт итәләр. Театр эшчәнлегендә балаларда сөйләм теле үсү белән бергә әхлак, экологик, патриотик тәрбия бирелә, эстетик зәвыклары формалаша.
Һәр ел саен республика күләмендә “Сәйяр” театр конкурсы уздырыла. Безнең балалар бакчасы әлеге конкурста катнашып даими рәвештә җиңүләр яулый, Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына лаек була.
Бу уку елында оештырылган республика конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен зурлар төркеме балалары белән Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкиятен сәхнәләштердек. Декорация бизәүдә, костюмнар әзерләшүдә ата-аналар, балалар үзләре дә катнашты.
Һәр бала үз ролен яратып уйнады, килештереп башкарырга тырышты.
Шушы бакча сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган” нәни артистларыбыз” киләчәктә зур сәхнәләргә менәрләр, югары уңышларга ирешерләр дип ышанып калабыз.
-
Көзне күзәтәбез\Наблюдаем осень 10.10.2019

Экскурсияләр вакытында балалар турыдан-туры табигать белән "аралашалар": үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышалар, сакларга тиешле тереклек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтү алып баралар һәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуннан алар үзләренә эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар.
-
"Хөрмәтлибез Сезне, өлкәннәр!"/ "Мы Вас уважаем, и Вами гордимся!" 01.10.2019

Өлкәннәр декадасына аяк бастык.Шул рәвешле "Хөрмәтлибез Сезне, өлкәннәр!" дип аталган чара уздырдык.Үзебезнең бакчада фидакарь хезмәтләрен куйган өлкәннәребезне хөрмәтләдек.Балалар катнашында бәйрәм иртәсе каралды, өлкәннәр белән уеннар оештырылды, бәйрәм чарасы мул табын янында дәвам итте.Аларга алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек, заман белән бергә атлап яшәргә язсын.Бәйрәм белән!
-
Көзге букет \ Осенний букет 24.09.2019

Бүген зурлар төркемендә " Көзге букет" дигән темаса ябыштыру шөгыле үтте.Балалар белән көзге яфраклар турында сөйләштек, аларның матурлыгына сокландык. Соңыннан балалар белән яфраклардан көзге букет ясап беркеттек. Менә нәрсә килеп чыкты.
-
"Кросс Татарстана-2019 21.09.2019

21 сентября работники детского сада участвовали в легкоатлетическом кроссе "Всероссийский День бега - Кросс Татарстана - 2019". Работники детского сада приняли участие в массовых забегах на разные дистанции.
-
"Көзге марафон- 2019"/Осенний марафон-2019" 16.09.2019

Бүген бакчабызның барлык төркем балалары белән "Бүләк" урманы янында "Көзге марафон уздырдык" Балалар үзләренең җитезлекләрен сынадылар, йөгерү ярышыннан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, һәр төркемнән дә оста йөгерүчеләр билгеләнде.Балаларга бик күңелле булды!
-
Мәйданчыгыбыз чип-чиста/ Чистая площадка 13.09.2019

Максат:- балалар мәйданчыгын чисталыкта тоту,
- балаларда әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү,
- балаларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
Бурыч:
- балалар мәйданчыгын җыештыруны оештыру,
- балалар мәйданчыгын чисталыкта тоту,
- балалар мәйданчыгына йөрүче балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашка өйрәтү.Цели:
Цели:
- поддержание детской площадки в чистоте,
- воспитание у детей бережного отношения к окружающей среде,
- формирование у детей активной жизненной позиции.
Задачи:
- организация уборки детской площадки,
- поддержание детской площадки в чистоте,
- научить детей, посещающих детскую площадку, бережному отношению к окружающей среде. -
Игелек орлыклары чәчегез- бәхет игеннәре игәрсез/ неделя доброты
12.09.2019
"Игелек кылу" атналыгы кысаларында, район китапханәсе уздырган "Игелек орлыклары орлыклары чәчегез- бәхет игеннәре игәрсез" чарада катнаштык. Балалар үзләре яратып өлгергән әкиятләрен, шигырьләрен сөйләделәр, китапханәче хезмәткәрләре китапка мәхәббәт тәрбияләделәр.
-
Налог түләүдә яңалыклар/Новости о налогах 11.09.2019

Налог буенча баш белгеч Курмакаева Дилбәр Тимуровна "Ромашка" балалар бакчасы хезмәткәрләренә шәхси кабинет аша налог түләү тәртибен аңлатты.Яңа законнар белән таныштырды, үзебез өчен бик күп мәгьлүмат алдык.
-
Без барыбыз да юл йөрү куркынычсызлыгы өчен/Мы все за безопасность дорожного движения 04.09.2019

Юл-транспорт травматизмын булдырмас өчен 4 сентябрь көнне без балалар белән “Мы все за безопасность дорожного движения» дигән чарада катнаштык. Балалар белән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттык, юл аша чыкканда һәм урамда нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген өйрәтүне дәвам иттек, балаларга юл элементларына, транспорт чараларына карата ориентлашу күнекмәләрен искә төшердек. Полиция хезмәткәрләре балаларга истәлекле значоклар тараттылар.









