Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Өстәл уеннары көне"/ "День настольных игр" 14.08.2019

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
-
Төзүчеләр көне / День строителей 13.08.2019

Төзүчеләр көне уңаеннан бакчабызда "Без - булачак төзүчеләр" исемле чара уздырдык. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар, үзләренең кечкенәдән булган хыялларын тормышка ашырдылар, бик күп корылмалар төзеделәр.
-
"Миләш модасы"/ "Мода из рябины" 12.08.2019

Бакчабызда "Миләш модасы" булып узды. Һәр группа жаваплы итеп әзерләнгән иде. Балаларга киемнэр, бизәнү әйберләре , картина, букет, вазалар ясауда булышкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне житкерәбез!
-
Балалар бакчасы белән танышу/ Ознакомление с детским садом 09.08.2019

Бакчабызга яңа килгән балаларны үзебезнең бакча белән таныштыру башланды. Нәниләр төркеме балалары белән 1нче кечкенәләр төркеме балалары янына танышырга кердек. Безне концерт номерлары белән каршы алдылар: өйрәнгән җырларын җырлап, шигырьләрен сөйләп, биюләрен биеп нәниләрне шаккаттырдылар.
-
"Бөтендөнья песиләр көне"/"Всемирный день кошек" 08.08.2019

Балалар бакчасында "Песиләр көне" булып үтте.Песиләр турында әңгәмә кордык, тормышта песиләр белән булган маҗаралар турында сөйләштек, уеннар уйнадык ("Песием- песием","Мияу - мияу, нинди төс?, "Песи белән тычканнар"), җырлар җырладык, табышмаклар, такмаклар эйтештек. Бу чара балаларга бик ошады.
-
"Йолдызлар көне"/ "День звёд" 07.08.2019

Бүген бакчабызда йолдызлар көне уздырдык.Бу чарага һәр бер бала бик теләп катнашты: пластилиннан әвәләп тә, рәсемен кисеп ябыштырып та, буяп та эшләделәр. Күңелле чара балаларның күңелләрендә бик озак сакланыр.
-
"Сәламәтлек көне" /" День здоровья" 06.08.2019

Безнең балалар бакчасында"Сәламәтлек көне" узды. Өлкән шәфкать туташы Фирдания Гайнетдиновнаның чыгышы, врач ата-аналарның тәкъдим - киңәшләрен тыңладык, үзебезгә файдалы мәгълүматлар алдык.
-
Актаныш World Skills флагы эстафетасын кабул итте / Эстафета флага World Skills в Актаныше 05.08.2019

Буген Актаныш World Skills флагы эстафетасын кабул итте. Әлеге флаг Россиянең 24 регионында, 20 илдә, Татарстанның барлык районнары аша узачак. Халыкара космик станциягә дә сәяхәт кылган ул.
-
Салфетка көне / Праздник салфетки 02.08.2019

Бүген "Салфетка көне".Шул уңайдан бакчабызда салфеткалардан чәчәк ясау буенча масстер класслар оештырылды. Бу чарага балалар актив катнаштылар һәр кул эшеннән күргәзмә оештырылды.
-
"Без әкиятләр яратабыз"/ "Мы любим сказки" 01.08.2019

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне аеруча яраталар. Әкиятләр аша балаларның сөйләм теле камилләшә, уйлау фикерләре яхшыра. Бүген дә без нәниләребез белән "Теремкәй" әкиятен карап киттек. Әкият балаларны батыр булырга, хезмәтне яратырга, дус-тату яшәргә өйрәтә.









