Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гражданнарны кабул итү / Прием граждан 31.05.2026

Единый приемный день граждан начальником МКУ "Управление образования" - каждый вторник с 14.00 часов. Телефон 8(8555)23-44-70
Единый приемный день граждан заведующим МБДОУ "Детский сад №2 с.Актаныш" - каждый вторник с 14.00 до 16.00 часов. Телефон 8(8555)23-16-08
-
"Мәктәпәкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча алымнар" 27.02.2026

Районыбыз педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүнең көнүзәк проблема булуын яхшы аңлыйлар, даими рәвештә тәрбияви чаралар, белем бирү эшчәнлекләре оештырып торалар. Чираттагы матур очрашу бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасында үтте. Тәрбиячеләр "Мәктәпәкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә заманча алымнар" дип аталаган семинар-практикумда тәҗрибә уртаклаштылар. Эшлекле очрашуның теоретик өлешендә балаларны юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтүдә кулланылган технологияләр, федераль белем бирү программасы нигезендә оештырылган эш формалары ныгытылды. Семинарның икенче өлеше - алган белем-күнекмәләрне кулланып практик биремнәр, проблемалы ситуацияләрне чишүне үз эченә алды.
Семинар-практикумда катнашкан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мухаметова бакчакүләм «Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында узган «Әти белән бергәләп» бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарып җиңүче балаларны котлады, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
"Туган телем" VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе 26.02.2026

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Дөнья мәдәнияте Институты (Юнеско), Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Туган телем» VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә Актаныш 2нче балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме нәниләре Рахматуллин Кәрим, Митрофанорва Аделина, Миннахметова Инзилә, Шаехова Рамина, Насриев Рузил Муса Җәлилнең «Куян» шигырен сөйләп III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Балаларыбызны, тәрбиячеләре Альбина Мөдәрис кызы Хәбибуллинаны, Алисә Фәндәс кызы Вагыйзованы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Нәни йолдызыбыз 17.02.2026

Нәни йолдызыбыз Диләрә Маннанова Җәлил укулары VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала концертында чыгыш ясап кайтты. Бәйгегә Диләрәбез Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен тәкъдим итте. Илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән 40мең катнашучы арасында дәрәҗәле 3 нче урын яулавы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Муса Җәлилне искә алу 16.02.2026

Бүген батыр шагыйребез - татар халкының бөек улы Муса Җәлилне искә алдык. Аның тууына 120 ел булган көндә балалр өчен язылган шигырьләрен искә төшердек. Аның батырлыгын, рухи көчен, ватанга тугрылыгын онытырга хакыбыз юк.
-
Яшь педагог+остаз бәйгесе 06.02.2026

Бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасында "Яшь педагог+остаз" республика бәйгесе узды. Бәйгедә бакчабызның югары категорияле тәрбияче-остазы Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм яшь педагог Вагизова Алиса Фәндәс кызы катнашты.
-
Нәни йолдызларыбыз 23.01.2026

Бүген бакчабызда "Йолдызлык - 2026" бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Мәртәбәле жюри каршында бакчабызның 62 нәни йолдызы чыгыш ясады. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Бөтендөнья Кар бабай көне 19.01.2026

18 гыйнварда балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә. Бу кар символыннан башка елның салкын вакытын күз алдына китерү кыен. Кар бабайларын әвәләү-безгә борынгы заманнардан килеп җиткән кышкы балалар уены. Кар бабайның хәзерге кыяфәте – өч кар шары һәм борын-кишер – 19 гасыр ахырынан башлана. Һәм мондый Кар бабайлар күп кенә «карлы» илләрдә Раштуа һәм Яңа ел атрибутларына әверелде.
-
Яңа ел бәйрәм иртәләре 25.12.2025

Бакчабызда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Балалар Кыш бабай килүгә шигырьләр, җырлар-биюләр өйрәнделәр. Убырлы карчык, Шүрәле, Төлке, Бүре һәм башка әкият геройларының биремнәрен үтәп Кыш бабай һәм Кар Кызының килер юлларын якынайттылар. Озын юллар үтеп килгән Кыш бабай белән бергәләп балалар күңел ачтылар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре һәм театр" 15.12.2025

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү - бик мөһим юнәлешләрнең берсе. Тәрбиячебез Альбина Мөдәрисовна балалар белән кечкенәдән үк бу юнәлештә эш алып бара - әти-әниләр өчен тематик җыелышлар, балалар белән берлектә әзерләнгән күңел ачулар моның ачык мисалы. Районыбызда "Юл йөрү кагыйдәләре һәм театр" бәйгесендә икенче кечкенәләр төркеменнән Насрыевлар гаиләсе "Йомры икмәк маҗаралары"н сәхнәләштереп мактаулы 2нче урынга лаек булдылар. Насрыевлар гаиләсен һәм тәрбиячеләре Хабибуллина А.М. чын күңелдән котлыйбыз!









