Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Халыкара чыпчыклар көне 20.03.2025

20 март – Бөтендөнья Чыпчыклар көне. Бу көн 2010 елда Бөекбритания һәм Һиндстан орнитологлары тарафыннан кечкенә һәм шат күңелле йорт чыпчыкларына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырылган. Без дә балалар белән бу көннән чттә калмадык. Чыпчыклар турында белемнәребезне ныгыттык. Кечкенә нәни дусларыбызны якларга, сакларга кирәклеге турында сөйләштек.
-
Ромашка сулышы 14.03.2025

Бакчабыз тормышын, балалар һәм педагоглар эшчәнлеген яктыртучы "Ромашка сулышы" газетасының март ае саны дөнья күрде. Ата-аналар өчен махсус басма белән тулырак сылтама аша кереп таныша аласыз. https://edu.tatar.ru/aktanysh/dou2/read-news/3813408
-
Чәчәкләр үстерәбез 13.03.2025

Табигать календаре буенча 12 март - чәчәкләр утырту көне. Шул уңайдан бакчабызда тематик әңгәмәләр үтте. Җәй айларында бакчабыз территориясендә үсүче чәчәкләрне искә төшердек, дидактик, интерактив уеннар аша төрләрен, исемнәрен ныгыттык. Яз көне түтәлләргә утырту өчен үсентеләр утырттык, орлыклар чәчектек.
-
"English Art Festival" 12.03.2025

Бүген балаларыбыз Минзәлә шәһәрендә үтүче "English Art Festival" инглиз телендә зона иҗат конкурс-фестивалендә катнаштылар. Гаянов Раяз "Шигъри әсәр" номинациясендә 3 урын, мәктәпкә әзерлек төркеме "Вокал ансамбль" номинациясендә мактаулы 1нче урынга лаек булдылар. Балаларыбызны, инглиз теле тәрбиячесе Гильметдинова Гөлүсә Тагировнаны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.
-
Күңелле очрашу 11.03.2025

Бакчабыз Актаныш районы Үзәкләштерелгән китапханә белән тыгыз элемтәдә эшли. Бүгенге чираттагы очрашу Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулуга багышланды. Кичә вакытында балалар Ш.Маннурның өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр, китаплары белән таныштылар.
-
Милли мультфильм - 2025 10.03.2025

Бакчабыз педагоглары ел дәвамында үтүче һөнәри бәйге-конкурсларда катнашып, тәҗрибә уртаклашалар, көч сынашалар. Чираттагы рәсәйкүләм үтүче "Милли мультфильм - 2025" бәйгесенә үз куллары белән төшерелгән мультфильмнар тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр дә куанырлык -" Фетрдан эшләнгән мультфильмнар" номинациясендә Гильфанова Зәйнәп Робертовна һәм Вагизова Алиса Фандасовна мактаулы 2 урынга лаек булдылар. 121 мультфильм арасында Ибрагимова А.Р., Сабирова Р.Р., Гайнуллина Г.Р. эшләре сертификатка лаек булды.
-
Иң матуры - минем Әни! 07.03.2025

8 март - Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан бакчабызда "Иң матуры - минем Әни!" рәсем конкурсы булып узды. Әлеге чарада балаларыбыз бик актив катнаштылар, үз куллары белән ясаган рәсемнәрне әниләргә бүләк иттеләр.
Минем әни – иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе, кылган эше – һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине, елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен бөтен дөньябыз күрсен!
-
Әнием гөл ярата! 07.03.2025

Зурлар төркеме балалары әниләргә бүләкне көздән үк кайгыртып әзерләп куйдылар - үз куллары белән гөлләр утырттылар. Матур булып үскән гөлләрне бәйрәм иртәсендә әниләргә бүләк иттеләр.
Әнигә дип гөл утырттым, гөлләр хуш ис тарата.
Тәрәз төбемне бизәп, матур чәчәкләр ата.
-
Бәйрәмнәр дәвам итә 06.03.2025

Бакчабызның иң нәниләре әниләрне котлап махсус газета чыгардылар. Газетада әниләрне котлап матур шигырьләр, открыткалар урын алды.
-
Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР! 05.03.2025

Бүген 1 кечкенәләр төркеме нәниләре 8 Март - Халыкара Хатын-кызлар көне белән тәбрикләүне башлап җибәрделәр. Язның тәүге җылы нурлары булып киенгән балалар әниләрне котлап җырлар җырлардылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләре ясаган матур открыткаларын бүләк иттеләр.









