Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлилне искә алу 16.02.2026

Бүген батыр шагыйребез - татар халкының бөек улы Муса Җәлилне искә алдык. Аның тууына 120 ел булган көндә балалр өчен язылган шигырьләрен искә төшердек. Аның батырлыгын, рухи көчен, ватанга тугрылыгын онытырга хакыбыз юк.
-
Сәламәтлек көне 16.02.2026

15 февраль — Бөтендөнья сәламәт яшәү рәвеше көне. Бу көн безгә үз тәнебезгә һәм рухыбызга кайгыртучан булырга искәртә. Сәламәт тормыш — бу дөрес туклану, физик активлык, начар гадәтләрдән баш тарту һәм эчке гармония. Бәләкәй генә адымнар — иртәнге зарядка, саф һавада йөрү, режим — озак һәм сыйфатлы гомергә нигез сала. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек теләп, бу көнне яхшы гадәтләр кертүгә багышлагыз. Сәламәт булу мода түгел, ә бәясе зур кыйммәтлек.
-
Яшь педагог+остаз бәйгесе 06.02.2026

Бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасында "Яшь педагог+остаз" республика бәйгесе узды. Бәйгедә бакчабызның югары категорияле тәрбияче-остазы Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы һәм яшь педагог Вагизова Алиса Фәндәс кызы катнашты.
-
Нәни йолдызларыбыз 23.01.2026

Бүген бакчабызда "Йолдызлык - 2026" бәйгесенең район этабына сайлап алу туры үтте. Мәртәбәле жюри каршында бакчабызның 62 нәни йолдызы чыгыш ясады. Аларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Бөтендөнья Кар бабай көне 19.01.2026

18 гыйнварда балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Бөтендөнья Кар бабай көне билгеләп үтелә. Бу кар символыннан башка елның салкын вакытын күз алдына китерү кыен. Кар бабайларын әвәләү-безгә борынгы заманнардан килеп җиткән кышкы балалар уены. Кар бабайның хәзерге кыяфәте – өч кар шары һәм борын-кишер – 19 гасыр ахырынан башлана. Һәм мондый Кар бабайлар күп кенә «карлы» илләрдә Раштуа һәм Яңа ел атрибутларына әверелде.
-
Яңа ел бәйрәм иртәләре 25.12.2025

Бакчабызда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Балалар Кыш бабай килүгә шигырьләр, җырлар-биюләр өйрәнделәр. Убырлы карчык, Шүрәле, Төлке, Бүре һәм башка әкият геройларының биремнәрен үтәп Кыш бабай һәм Кар Кызының килер юлларын якынайттылар. Озын юллар үтеп килгән Кыш бабай белән бергәләп балалар күңел ачтылар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре һәм театр" 15.12.2025

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү - бик мөһим юнәлешләрнең берсе. Тәрбиячебез Альбина Мөдәрисовна балалар белән кечкенәдән үк бу юнәлештә эш алып бара - әти-әниләр өчен тематик җыелышлар, балалар белән берлектә әзерләнгән күңел ачулар моның ачык мисалы. Районыбызда "Юл йөрү кагыйдәләре һәм театр" бәйгесендә икенче кечкенәләр төркеменнән Насрыевлар гаиләсе "Йомры икмәк маҗаралары"н сәхнәләштереп мактаулы 2нче урынга лаек булдылар. Насрыевлар гаиләсен һәм тәрбиячеләре Хабибуллина А.М. чын күңелдән котлыйбыз!
-
Район методик берләшмә утырышы 11.12.2025

Бүген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларды беренчел инженерлык күнекмәләре тәрбияләү" темасы астында район тәрбиячеләренең методик берләзшмә утырышы узды.Балалар бакчасында ПиктоМир уеннарын куллану буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә Гильфанова З.Р., зурлар төркемендә Лотфуллина Л.Г., уртанчылар төркемендә Галимарданова Г.Р. белем бирү эшчәнлекләре күрсәттеләр. "ПиктоМир - уйныйбыз һәм өйрәнәбез" темасына өлкән тәрбияче Хисматуллина Л.Ф. чыгышы балалар бакчасында ПиктоМир уен платформасы куллануны тәфсилләп ачты.
-
"Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесе 03.12.2025

Бүген Актаныш гомуми үсеш бирүче 3нче балалар бакчасында республикакүләм "Ел тәрбиячесе" һөнәри бәйгесенең район этабында югары квалификацион категорияле тәрбияче Хабибуллина Альбина Мөдәрис кызы бакчабыз данын яклап чыгыш ясады.
-
Әниләр бәйрәме 24.11.2025

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә бик матур бәйрәм – Әниләр бәйрәме билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар бакчасында «Әниләрне зурлыйбыз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.









